Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЯШЬЛӘРГӘ ЮЛЛАР АЧЫЛА-АКТИВЛЫК КЫНА КИРӘК (фотолар)

Бүген район хакимиятендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре белән берлектә Актаныш яшьләренең 2021-2021 нче елларга стратегия үсеше белән танышу, аны формалаштыру узды. Ләйсән ГАЗИЗОВА

 “Яшьлек» яшьләр үзәге- хәзер тулысынча яшьләрнеке. Үзәк бер елдан артык эшчәнлек алып бару чорында районыбызның киләчәге булган кызлар-егетләрне бергә туплау, алар өчен төрле кызыклы чаралар оештыруны җайга сала бара. Авыл җирлекләрендә яшьләр белән эшләүче белгечләр билгеләнде. Яшьләргә районда җыелып ял итү өчен урыннар юклыгы, эш булмау, булса да аз хезмәт хакы, яшьләрнең җәмәгать эшләрендә катнашырга атлыгып тормаулары- болары көн проблемалары. Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту программаларында катнашуда да каршылыклар чыгып тора. Назил Латыйпов бу мәсьәләләрне чишүдә республика җитәкчелегеннән ярдәм сорады. 
ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков әлеге сорауларның Актанышта гына түгел, республикакүләм чишелеш көтүен әйтте. Яшьләрне үзаллы эшчәнлеккә, ягъни эшмәкәрлеккә тартып эшсезлектән коткарырга була. Бүген районда 903 үзмәшгуль бар, аның 80 процентын яшьләр, ягъни 35 яшькә кадәргеләр тәшкил итә. ТР Яшьләр министрлыгы ике ел рәттән  яшь үзмәшгульләргә 300 мең сумга кадәр грантлар тәкъдим итә. Шулай ук яшьләрнең иҗтимагый оешмалары арасында бәйгеләр оештырыла,  республика грант фондының бюджеты 17 миллион сумны тәшкил итә. Әлеге проектларга да сыйфатлы, эчтәлекле эшләр белән катнашу кирәк.
 “Яшьлек» яшьләр үзәгенә барыбыз да зур өметләр баглыйбыз. “Аның эче гөрләп, кайнап торырга тиеш. Эшмәкәрлеккә өйрәтү, грантлар, проектлар, яңалыклар турында татарча, русча, кирәк икән, инглиз телендә мәгълүмат бирүче медиаүзәк булдыру – республика кунагы яңарыш кичергән “Яшьлек” алдына әнә шундый яңа бурычлар куйды. Белгечләр өчен штатлар да булачак. 
-    Авыл яшьләре өчен бик аз эшлибез. Киләчәктә мәдәният йортларында хезмәт куйган,  актив, инициативалы яшьләрне  хезмәт хакы түләп нәкъ менә авылда яшьләр белән шөгыльләнү өчен билгеләргә уйлыйбыз,- диде Ренат Садыйков. 

-    Актанышның миссиясе –татарлыгыбызны саклау,  үрнәк татар авылы, татар районында балаларга, яшьләргә халкыбызның милли гореф-гадәтләре нигезендә, туган телдә белем һәм тәрбия бирү. Моның өчен бездә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт, мәдәни үзәкләр актив эшли, тиздән “Яшьлек» яшьләр үзәге ачылачак. Элек без комсомолда эшләгәнчә, мәктәптән үк укучыларны әлеге үзәккә тартып берләштерергә кирәк. Казаннан килеп безнең яшьләр өчен янып, тырышып йөрүегез өчен рәхмәт-, дип,  утырышны йомгаклады район башлыгы Энгель Фәттахов.
 

Раил Харисов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев