Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Яшьләребез татарча хакатон- “Татар- хак” проектына нигез сала (фотолар)

Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәгендә мәктәп укучылары IT-технологияләр, IT-проектлар төзүдә ярыша.

          Без цифрлы дөньяда яшибез. Өйдән чыкмыйча гына да төрле илләрдә хезмәттәшләр табарга, бизнес төзергә, миллионлаган сумнар эшләргә мөмкин.

       Район укучыларын әлеге заманча IT- тормышка тарту, үзләре өчен генә түгел, җәмгыять өчен файдалы гамәлләр кылырга өйрәтү максатыннан "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Хакатон уены оештырылды. Дөресрәге,  яшьләребез “Татар- хак” проектына нигез сала. Моның өчен район җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә. Әлеге проектны оештыруга, аякка бастыруга Казанның Россия, дөньякүләм билгеле IT-паркы җәлеп ителде.

       Бүген бәйгегә килгән укучыларны, аларның остазларын район башлыгы Энгель Фәттахов һәм IT-парк җитәкчеләре сәламләп, уңышлар теләде.

- Без бүген сезне ишетергә әзер. Үзегезнең проектларда социаль мәсьәләләр, мәдәният, спорт өлкәсендәге проблемаларны күрсәтегез. Аларның иң уңышлыларын тормышка ашыруны финанслаячакбыз. Шулай ук җиңүчеләрнең проектларын бәйге ахырында үзем дә килеп караячакмын. Без сезгә акчалата бүләкләр дә әзерләдек,- диде Энгель Нәвап улы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев