Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

“Ышаныч һәм иминлек” республика конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасында «Актаныш-информ»ның дүрт журналисты хөрмәтләнде

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырылган “Ышаныч һәм иминлек”- “Доверие и безопасность” республика конкурсына йомгак ясалды.

   Тантаналы чарада безнең "Актаныш-информ" журналистлары да хөрмәтләнде. 90 еллык юбилеен каршылаган "Актаныш таңнары" газетасы журналисты Рузилә Хәсәнова, газета сайты веб-мөхәррире Ләйсән Газизова, "Актаныш-информ" директорының  радио буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова, SMM-белгеч Юлай Низаев үз номинацияләрендә мактаулы урыннарга лаек булдылар, коллегаларыбызга дипломнар, акчалата бүләк тапшырылды.

Рузилә Рифкать кызы ике номинациядә җиңү яулады һәм конкурс сыны белән дә бүләкләнде.

Хемәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз, яңадан- яңа унышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев