Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЮХИДИ идарәсе инспекторы Ленар Ямалетдинов: Район үзәгендәге мәктәпләр законны үтәмәде

ЮХИДИ идарәсе инспекторы Ленар Ямалетдинов автотранспорт оешмасындагы тикшерү барышында һәр мәктәп автобусын энә күзеннән үткәрде.

Шоферның документлары белән танышканнан соң, салонга узды тикшерүче.

Пассажир укучылар утырасы урындыкларда иминлек каешы барлыгы, эләктерелүе сынап каралды.

Карау вакытында автобусның техник төзеклеге, ГЛОНАСС системасының көйләүче кнопкалары төзеклеге, тормоз системасының эшләве машинаны йөртеп карап ачыкланды. 


-    Мәктәп автобусларының  руль, тормоз системаларын җәйге техник карау вакытында карап чыккан идек, кимчелекләр табылмады. Бүген тагын күз уңыннан үткәрәбез. Шулай ук яктылык приборларының төзеклеген дә эшләтеп караячакбыз,- диде Ленар Ямалетдинов. 


         Шулай ук инспектор мәктәп автобусында балаларны озатучының булуы закон нигезендә мәҗбүри икәнлеген әйтте.  Балаларның иминлеген саклау-безнең төп бурыч.

Авыл җирлекләрендәге мәктәпләрдә бу таләп төгәл үтәлсә дә, район үзәгендә бу эш бөтенләй оештырылмаган. Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, гимназия автобусларны озатучы-педагог белән тәэмин итә алмаган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев