Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЮЛ ХАТАЛАРНЫ КИЧЕРМИ: Яшь юл хәрәкәте инспекторлары машина йөртүчеләрне кисәтә

15 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр юл фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алу атналыгы бара.

         Актанышның икенче санлы мәктәбенең Яшь юл хәрәкәте инспекторлары бүген Актаныштагы машина йөртүчеләрне юлларда сак йөрергә чакырып акция уздырды.

Ленин проспектының иң күп машина йөри торган урынында, район башкарма комитеты бинасы алдында юл кагыйдәләре, канатлы сүзләр язылган плакатлар тотып басып тордылар.

Шоферларның күбесе әлеге плакатта язылганнарны укырга тырышып, тизлеген киметте. Әгәр язулар татар телендә булса тагы да нәтиҗәлерәк булыр иде. 

     ЮИДчылар җәяүлеләрне дә онытмады, үтеп-сүтеп йөрүчеләрне туктатып юл кагыйдәләре турында аңлаттылар.

Махсус белешмәлекләр тапшырдылар. Районның Юл хәрәкәте иминлеге җитәкчесе Лена Фазлыева әлеге акциянең максаты- шоферлар, җәяүлеләр, юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында  бер-береңә хөрмәт һәм  юл культурасын булдыру, диде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев