Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Юлбарыс елын дөрес каршыларга кирәк: Бу очракта бәхет урап узмас

Көнчыгыш календаре буенча 2022 ел — Су Юлбарысы елы. Белгечләр аны дөрес каршыларга киңәш итә. Бу очракта бәхет урап узмас.

               Өйне зәңгәрсу, ак, сары, кызгылт-сары төсле уенчыклар, шарлар белән бизәсәгез яхшы.
Юлбарыс ясалма чыршыны бик өнәмәс, өегезгә хуш исле урман гүзәле алып кайтып куегыз.
Яңа елны тапочкаларда һәм пижама яисә халатта каршыламагыз! Табигый тукымалардан тегелгән матур киемнәр Юлбарыс күңеленә хуш килер. Киемегез зәңгәр, зәңгәрсу, кара, соры, соргылт, ак, кызгылт-сары яисә сары булса яхшы. Ә инде 100 процент бәхетле булыйм дисәгез, бер яңа кием алыгыз. Ул һичшиксез яңа күлмәк дигән сүз түгел. Хәтта носки яисә алка булса да ярый.
Ә менә ялтыр-йолтыр бизәнгечләрне курыкмыйча тагыгыз. Юлбарыс аларны бик ярата. Кая тагарга белмәгән бик күләмле, артык чагу бизәнгечегез бармы? Аны тагар вакыт җитте.
Әлбәттә, тәмле-тәмле ризыклар турында да онытмыйбыз. Эре мал итеннән әзерләнгән сый Юлбарысның күңелен яулар. Кош ите яратсагыз, эре күркәдән яисә бик симез тавыктан ризыклар әзерләгез. Сары, кызгылт-сары җимешләр дә Юлбарысны канәгать калдырыр.
Юлбарыс — бик зәвыклы җәнлек. Шуңа эчемлекнең затлырагын кулланырга тырышыгыз. Югары градуслы, каты исерткеч эчемлекләрне дә яратмый ул. Шампан белән шәраб урынлы булыр.
Белгечләргә ышансак, Юлбарыс елын каршылаганда өстәлдә балык булмаска тиеш икән. Ул моны яратмый, ди.
Юлбарыс — көчле, ләкин сизелми генә якыная торган җәнлек. Шуңа күрә 2022 елда сизелми килгән үзгәрешләргә әзер булыгыз.
2022 елда бәхетле булыгыз! Якынлашып килүче Яңа ел белән!

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев