Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ҮЗ АСЫЛЫБЫЗГА КАЙТУ: Актанышның милли йөзе ризыкларында ук чагылыш табарга тиеш!

Соңгы вакытта ресторан зур үзгәрешләр кичерә. Ризык ассортименты да шактый баетылган биредә.

 1-8 июньдә  Татарстанның җәмәгать туклануы предприятиеләрендә республикада яшәүче халыкларның милли кухня көннәре  үтәчәк. 


Әлеге чарага Актаныш районында урнашкан җәмәгать туклану оешмалары да катнашыр дип көтелә. 

Әлеге уңайдан 15 май көнне  район җитәкчелеге  “Граф Плюс” ҖЧҖтенә караган “Актаныш” ресторанында булып, биредә халыкка тәкъдим ителә торган ризык төрләре белән танышты. 

Районыбызга  эш сәфәре белән дә, кунакка гына килүчеләр дә “Актаныш” ресторанына кагылмый үтмиләр. Районыбызның милли йөзен күрсәтүдә беренче тукталыш булып тора ул. Димәк, аның кухнясы  һәркемнең   ихтыяҗын канәгатьләндерерлек булырга тиеш. 

Соңгы вакытта ресторан бу юнәлештә зур үзгәрешләр кичерә. Ризык ассортименты да шактый баетылган, Актанышның брендына әверелгән аш төрләре белән беррәттән яңалары да барлыкка килгән биредә. 

Әмма эшлисе, үзгәртәсе өлешләр дә шактый: менюны тиешле таләпләргә туры килерлек итеп төзәтү, ресторан кухнясына  милли орнаментлар кертүне дәвам итү, ат- сарык итеннән ризык әзерләүне көйләп бетерәсе бар.

Республикада үтәчәк милли кухня көннәренә кадәр район үзәгендәге барлык туклану урыннары энә күзеннән үткәреләчәк. Үз кухнялары белән таң калдырганнарның ризыклары  Татарстанкүләм бәйгегә юлланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев