Үз-үзеңне изоляцияләүдән этаплап чыгабыз
Районда коронавирус инфекциясе вакытында кертелгән үз-үзеңне изоляцияләүдән чыгу этаплары эшләнде.
12 майдан Россиядә коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән эшләми торган көннәр чоры тәмамланды. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин гражданнарга коронавирус вазгыяте белән бәйле мөрәҗәгатендә белдергән иде. Әмма пандемия тулысынча төгәлләнгәнче, гомуми санитар таләпләр сакланачак һәм өстәмә куркынычсызлык чаралары күреләчәк. Шуңа бәйле рәвештә республикада да, районда да коронавирус инфекциясе вакытында кертелгән үз-үзеңне изоляцияләүдән чыгу этаплары эшләнде. Район хакимияте бинасында журналистлар белән узучы брифинг та шушы темага багышланган иде
-12 майдан үзизоляция режимыннан чыгып, район үзәгендә урнашкан балалар бакчалары эшли башлады. Әле бу элеккечә режимда эшләү дигән сүз түгел. Ә бүгенге көн кысаларында республика һәм роспотребнадзор тарафыннан килгән методик күрсәтмәләрне үтәгән очракта гына балалар бакчалары ачыла ала.
Балаларны кабул иткән вакытта да аерым шартлар үтәлергә тиеш. Баласын китергәндә әти-әни битлектән, перчаткадан, баласы да битлектән булырга тиеш. Әти-әниләр бакчаның эченә керми, тәрбиячеләр баланың температурасын үлчәп, хәле яхшы булса гына кабул итеп алып кала. Бакчаларда дезинфекция сәгатьләре билгеләнгән. Балаларның уйнаган урыннарын, тышта уен мәйданчыкларын дезинфекцияләп торалар.
Шулай ук 12 майдан аз комплектлы мәктәпләр эшли башлады. Районда шундый 14 мәктәп булып, аларның 10сы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Ә 4се республика һәм роспотребнадзор куйган таләпләрне үти алмау сәбәпле, 12 майда ачыла алмады. Шушы таләпләрне үтәгәннән соң, алар да ачылыр дип көтәбез.
Ә башка мәктәпләрдә укучылар укуларын дистанцион рәвештә төгәлләячәкләр. Мәгариф министрлыгыннан 25 майдан соң 9 һәм 11 сыйныфларны бер атна мәктәптә укытырга дигән күрсәтмә көтәбез. Имтиханнарга килгәндә, 9 сыйныф укучылары математика һәм рус теленнән дәүләт имтиханнары бирәчәк. 11 сыйныф укучылары өчен БДИлар калды. 8 июньнән башланыр дибез. Әле өстәмә хәбәрләр булмады.
Спорт обьектлары әле берсе дә эшчәнлеген башламый. Спорт һәм мәдәни чаралар уздыру рөхсәт ителми. Шулай ук бассейн, сауналарга да эшләргә рөхсәт ителми.
Ресторан, кафелар дда ачылмый. Алар бары тик өйгә илтеп бирү шарты белән эшчәнлекләрен дәвам итә ала.
Ун кешедән артмаган очракта, саклык чараларын күреп, никахны тантаналы шартларда теркәү рөхсәт ителә башлады.
Ураза ае мәчетләргә, җомга намазалрына халык бик актив җыела, ифтар ашлары уздыра торган вакыт. Әмма болар да әлегә тыела.
Шулай ук яшьләрнең җыелып кальян тарту гадәтләре бар. Бу да карар нигезендә тыелган.
Безнең район эчендә йөри торган маршрут рейслары ачыла. Әмма автобусларда барлык гражданнар да битлек һәм перчаткалардан булырга тиеш дигән таләп куела. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр вакытында бу таләпләр үтәлмәсә, гражданга да, рейсны оештырган оешмага да күләмле генә штрафлар салыначак. Шәһәрара маршрутлар әлегә ачылмый.
12 майдан күп кенә сату нокталары да үз эшчәнлекләрен башлады. Моның өчен дә аерым таләпләрнең үтәлүе шарт. Әйтик, сату ноктасы ике катлы бинада урнаша икән, икенче катына менү өчен аерым юлы булырга тиеш. Универсам, КБО биналарындагы сату нокталарында бу таләпләр үтәлә. Базардагы сату нокталары да эшли. Үзләренә һәм сатып алучыларга зыян китермәслек итеп эш оештыру төп таләп булып кала. Сатучылар да, сатып-алучылар да битлек, перчаткалардан булырга тиеш.
Башкарма комитетның карарында өлкән яшьтәгеләр хакында аеруча ассызыклап үтелә. Шикәр чирле, хроник авырулары булган, сулыш юлы авырулары булган 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең өйдә калулары кулаерак. Без аларга өйләреннән чыгып йөрмәскә, кирәкле әйберләрен якыннары яисә волонтерлар аша соратып алуларын сорар идек.
Өйдән 100 метр ераклыкта йорт хайваннары белән йөреп керү рөхсәт ителә.
Әгәр кеше авырый икән, хастаханәгә әле дә барырга ярамый. Ашыгыч ярдәмне чакырырга кирәк. Салкын тиеп, тән температурасы күтәрелә икән, гражданнар табибны өйгә чакыртырга тиешләр.
Шуны да әйтергә кирәк, чит илдән, чит төбәкләрдән кайтучылар була икән, алар кичекмәстән роспотребнодзорга хәбәр итәргә һәм 14 көнлек карантинда булырга тиешләр. Мисал итеп, Себердә эшләүчеләрне әйтергә мөмкин. Алар эштән кайтуга, роспотребнадзорга хәбәргә чыгарга тиеш. Әгәр 14 көндә карантиндагы кеше үзизоляцияне бозып урамга чыгып йөри, кунакка бара икән, бу ачыкланган очракта аңа күләмле штраф салына.
Хөрмәтле райондашлар, әлеге кагыйдәләрне дөрес аңлап үтәсәгез иде.
Луиза Хафизова, “Роспотребнадзор”ның Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе:
-Коронавируска бәйле яңа вәзгыять нәтиҗәсендә бик күп обьектлар эшли башлады. Сәүдә нокталарында, балалар бакчаларында, аз комплектлы мәктәпләрдә эшчәнлек башлану зур җаваплылыкны өсти. Республика һәм район карары нигезендә 65 яшьтән өлкәнрәкләр эшкә тартылырга тиеш түгелләр.
Обьектларда эшнең сәламәтлеген кайгырту максатыннан һәр көн иртән тән температурасы үлчәнергә тиеш. Һәм эш дәверендә дүрт сәгатькә бер тапкыр журналга язып барылырга тиеш. Бу ни өчен кирәк дигәндә, кешенең көн дәвамында тән температурасы күтәрелә икән, ул изоляцияләнергә тиеш.
Үзизоляциядән чыгу вакытында төп шарт булып, гражданнарның җәмәгать урыннарына һәм кибеткә кергәндә битлектән һәм перчаткадан булулары төп шарт булып тора. Чөнки безнең арабызда авыру йөртүчеләр белән контактта булган кешеләр һәм шул ук вакытта симтомсыз авыру йөртүчеләр булуы ихтимал. Алар авыруны йоктырырга мөмкин.
-Перчатка нәрсәдән саклый?
-Вирус өслектә өч сәгатьтән артык яши. Шул вакыт арасында кеше кибет тоткаларына, прилавкаларга, автобуста тотынгычларга тотынып, кулы белән битенә, күзенә кагылып, үз-үзен зарарларга мөмкин. Перчатка киеп үзеңне саклау дигән сүз. Перчатканы юарга, антисептик белән эшкәртергә кирәк. Битлекне дә күп тапкыр куллана торган булса, даими юып, пар утюгы белән үтүкләү зарур. Битлекне өч сәгать саен алыштыру зарур. Эш урыннарында кулларны антисептиклар белән эшкәртергә, обьектларны алты сәгать саен җилләтергә кирәк.
Балалар бакчаларына педиатрдан сәламәт дигән белешмә булмый торып, бер генә бала да кабул ителергә тиеш түгел.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә эпидемиягә каршы таләпләр үтәлергә, басуга ашарга алып чыкканда да санитар киемнәрдән,битлектән, перчаткалардан булырга тиешләр. Агуда эшләүче механизатор-игенчеләр исә махсус респиратордан булуы шарт.
Коронавирус инфекциясен таратмауда һәм булдырмауда алып барылган эшчәнлек белән район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев таныштырды.
-12 марттан башлап, безнең медицина күзәтүе астында 258 кеше алынды. Бүгенге көндә шуларның 84 е медицина күзәтүе астында тора. 142 кешедән коронавируска анализ алынды. Шуларның 131енең анализлары әзер. Аларның берсендә дә коронавирус авыруы юк. Әлегә 11 кешенең анализын көтәбез. Әгәр кешедә үпкә ялкынсынуы була икән, Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы нигезендә без аны Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машинасы белән озатабыз. Соңгы бер атна эчендә генә дә ике кешене Чаллыга илттек. Алар шунда дәваланалар. Бер кеше үпкә ялкынсынуының җиңел формасы белән өендә дәвалана.
Хастаханәдә фильтр бокс бүлмәсе оештырылды. Әгәр авыру үзе килә, яисә ашыгыч ярдәм машинасы алып килә икән, ул шушы бүлмәгә урнаштырыла. Ренгентка төшерелә. Температурасы үлчәнә. Шунда аны өенә кайтарып җибәрергәме, яки Чаллыга җибәрергәме икәне хәл ителә. Хастаханәгә килгән һәр кешенең температурасы үлчәнеп кертелә.
Соңгы арада шәхси саклану әйберләре дә кайта башлады. Башта алар белән авыррак иде. Үзебез башта 20 комплект кием тектердек. Хәзер 109 бер тапкыр кулланыла торган комплект кайтты. Алга таба тагын 30 комплект кайтачак. Үзебез дә 30 күп тапкыр кулланыла торган коплект алырбыз дибез.
-Хастаханәдә балаларга прививкалар ясау башландымы әле? Медицина күзәтүләре уздырыламы?
-Календарь план нигезендә балаларга прививклар ясый башлыйбыз. Әмма аның үзенең тәртибе бар. Һәр участок педиатры һәм шәфкать туташы кайсы балага прививка ясату вакыты җиткәнен белә. Алар аны әти-әнисе аша чакыртачаклар. Һәр балага 15 минут вакыт бирелә. Шуннан чыгып, көне, сәгате белән бала чакырыла. Бер бала белән икенчесе очрашмаска тиеш була.
Медицина күзәтләрен авырлы хатыннарга, ашханәләрдә эшләүчеләргә һәм эшкә урнашучыларга үткәрә башлыйбыз. Ә планлы медицина тикшерүләре һәм операцияләр әлегә ясалмый. Бары тик ашыгыч рәвештә булганда гына эшләнә.
Минем райондашларга, бигрәк тә өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә. Әгәр бик нык ашыгыч йомышыгыз гына булмаса, өегездән чыкмасагыз, халык белән аралашудан тыелып торсагыз иде. Шулай итеп кенә сез үзегезне һәм якыннарыгызны куркыныч инфекция йогудан саклап кала аласыз.
Үзизоляциядән чыгу вакытында закон нигезендә күрелүче чараларны район башкарма комитетның юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов бәян итте.
-Белгәнегезчә, Россиядә һәм Татарстанда югары әзерлекле режим кабул ителгән иде. Шуның нигезендә коронавируска каршы көрәш чаралары да кабул ителде. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодекска нигезләнеп, 20.6.1 маддәсе кабул ителде. Һәм ул 1 апрельдән үз көченә кертелде. Аның нигезендә коронавирус пандемиясе чорында кертелгән чикләүләрне һәм саклык чараларын бозган өчен гражданнарга һәм юридик затларга штрафлар каралган. Шулай ук пандемиягә кагылышлы ялган мәгълүмат таратучыларга да штраф күләме саллы гына. Хәтта күпмедер вакытка иректән чикләү дә булырга мөмкин.
Район пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Алмаз Сәетов пенсия фондына гражданнар бары тик алдан язылу тәртибе белән генә кабул ителүен хәбәр итте. Килгәндә битлек, перчатка булу шарт, диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бер нинди привевка ясатырга ярамый темболе балага
0
0