Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме 75 мең сумнан 150 мең сумга әйләнде

Бүген “Демография” илкүләм проекты илдәге социаль тигезсезлекне бетерү өчен күптөрле чараларны гамәлгә кертә. Безнең Актаныш районы гражданнары социаль ярдәмнән файдалану буенча республикада беренче урынны били. Без моңа ничек ирештек соң?

             Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова район яшьләре арасында “Социаль контракт”ның аеруча популярлашуын билгеләп үтте.

            2020 елдан Россиядә үз эшен ачарга җыенучыларга дәүләт тарафыннан 75 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелә башлады. 2022 елның 13 февраленнән бу сумма ике тапкыр артып, 150 мең сумны тәшкил итә.  

          Брифингта катнашкан яшь эшмәкәрләр- чиста су сату нокталары булдырган Шамил Лотфуллин, “Универсам” сәүдә үзәге янында шаурма сатучы Индаевлар

, басмаханәдә график-дизайн белән шөгыльләнүче Илфак Исламов

бу программа аша алынган 75 мең сум акчаның зур ярдәм булын кат-кат әйттеләр, “Социаль контракт”ны алуда ярдәм иткән Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының Актаныштагы вәкиле Алмаз Нурлыевка, район социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлназ Хуҗахмәтовага зур рәхмәт белдерделәр. 
           2021 елда районда үзмәшгульләр белән 38, 2022 елда 5 социаль контракт төзелгән. 


         150 мең сум акчаны алу өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзмәшгуль булып теркәлгәннән соң комиссия алдында бизнес-план яклана; беренче 3 айда комиссия тарафыннан эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге тикшерелә; 9 ай буенча керем турында хәбәр ителә; 1 елдан соң алыш-биреш буенча килешү өзелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев