Актаныш

Актаныш районы

16+
ДАИ хәбәр итә

Актаныш районындагы юл-транспорт һәлакәтендә әтисе белән кызы һәлак булган

Беренчел мәгълүматларга караганда, бүген Актаныш районы аша узучы М7 трассасында, Качкын авылы янында Lada Vesta йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан, анда Mitsubishi йөк автомобиле белән бәрелешкән. Җиңел машина йөртүче арыган хәлдә руль артына утырган һәм һәлакәт аның йоклап китүе сәбәпле булган дигән фаразлар бар.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Lada Vesta автомобиле йөртүчесе һәм аның 7 яшьлек кызы алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Аның хатыны һәм икенче 5 яшьлек кызы сәламәтлек саклау учреждениесенә- хастаханәгә озатылган. Гаилә Питрәч районында яшәгән.

Әлеге факт буенча процессуаль тикшерү бара, аның барышын һәм нәтиҗәләрен Актаныш районы прокуратурасы контрольдә тота.

  • Юл-транспорт һәлакәте 34 яшьлек җиңел машина йөртүчесе гаебе белән килеп чыккан, ул руль артында йоклап киткән, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм зур йөк машинасы белән бәрелешкән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев