6 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Яңа ел чыршы бәйрәме
5 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар белән иҗат үзәге, Игелек үзәге хезмәткәрләре күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар. Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәcьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде. Чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан барлык балаларга...
-
Кыш Бабай бүләгенә спорт чаралары
Балалар иҗат үзәгендә Кыш Бабай бүләгенә район мәктәп укучылары арасында шахмат уеннары узды. Әлеге бәйгедә 100дән артык яшь шахматчы катнашты. Бу спорт чаралары сериясен дәвам итеп, спорт сөючеләр 5 гыйнвар көнне "Актаныш" универсаль спорт залында өстәл теннисы буенча көч сынады.
-
Көрәш турниры узды
6 гыйнвар көнне "Актаныш" универсаль спорт залында район укучылары, шулай ук Илеш һәм башка чиктәш районнардан килгән көрәшчеләр арасында көрәш турниры узды.