6 апрель 2015 яңалыклары
-
Актаныш районында, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган, видеоролик һәм презентацияләр конкурсы игълан ителде
Актаныш районында, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган, "Бу көннәрнең даны мәңгелек" исеме астында видеоролик һәм презентацияләр конкурсы игълан ителде. Конкурс 2015 елның 1 апреленнән 1 маена кадәр уздырыла. Конкурста белем бирү учреждениеләре, оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре һәм аерым шәхесләр катнаша ала. Районкүләм конкурсның төп максатлары булып үсеп килүче буынга патриотик...
-
“Иң яхшы конферанс“
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге, "Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханә" муниципаль бюджет учреждениесе "Сүзем белән җиңдем дошманны" исеме астында район буенча иң яхшы конферанска бәйге игълан итә. Бәйге 2015 елның 29 апрелендә район мәдәният йортында уздырыла. Заявкалар 2015 елның 27 апреленә кадәр кабул ителә. Бәйгенең максаты:...
-
“Кеше гомере бары бер яшен...“
Районыбызның танылган шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмит Миңнегалиевнең тууына 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе Яңа Әлем мәдәният йортында булып узды. "Игенче даны" газетасы редакциясендә чирек гасырга якын эшләгән элеккеге хезмәттәшебезне юксыну хисе безне бирегә алып килде. Бер шигырендә язганча, "кеше гомере бер яшен", узганын сизми дә...
-
Наркотикларга “юк“ дип әйтик
Дөнья үзгәргән саен көндәлек мәшәкатьләр дә үзгәрә һәм арта бара. Элек наркотик матдәләргә каршы көрәш дип сөйләсәк, хәзер инде спайс дигәне барлыкка килде. Балаларыбызны әлеге заман афәтеннән саклау безнең - өлкән буынның төп бурычларыннан берсе булып тора. Чөнки нәкъ менә яшүсмер вакытта тыелган җимешне татып карыйсы килү теләге көчле була....
-
Робот техникасы буенча 2нче республика ярышлары
Казан федераль университетының Алабуга институтында 28 март көнне робот техникасы буенча 2нче республика ярышлары үтте. Актанышның 1нче мәктәбенең X- IT сыйныфы укучылары Илгиз Хәлилов һәм Ильяс Мирзамөхәмәтовлар "Баскыч" номинациясендә II урынга ия булып, Диплом белән бүләкләнделәр (укытучысы Филарис Ямалов).