7 февраль 2016 яңалыклары
-
Ике бала һәм бер олы кеше газ белән агуланган
Бүген Бөгелмәдә өч кеше - ике бала һәм аларның 42 яшьлек әниләре газ белән агуланган. Гафиатуллин урамындагы бер торак йортта яшәүчеләрдән хәбәр 11:55тә алынган. Сөенечкә, ярдәм вакытында килеп җитеп, кешеләр исән калган. Биш һәм 12 яшьлек малайларны Бөгелмәнең балалар хастаханәсенә озатканнар. Алар уртача хәлдә. Әниләре госпитализациядән баш тарткан. Әлеге хәлнең...
-
Уянып китсә - янында мәет
Бер ир-ат мәет янында уянган. Лениногорскта үтереш булган. 47 яшьлек ир-ат 38 яшьлек хатын-кыз арасында, кәеф-сафа корганнан соң, талаш чыккан. Ир-ат лус хатынын чәченнән тотып берничә тапкыр идәнгә бәргән. Йокыдан торгач кына ир-ат хатын-кызның исән булмавын аңлаган. Үтерүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53966-ber-ir-at-m
-
Мәхәббәт китабы
Фәнәвис Дәүләтбаевның "Сайрый бер кош" дип исемләнгән өр-яңа китабы табадан төште. Тоташ мәхәббәт хисләре, сөю-наз тулы кичерешләрдән торган шигърият дөньясына кереп, үзегезне бик тә бәхетле итеп тоясыгыз киләме? Әгәр шулай икән, ашыгыгыз әлеге китапны укырга. Мәңгелек хисләр дулкыны яшьләрне дә, өлкәннәрне дә үзенә җәлеп итә. Күңел картаймый. Йөрәк 18дә. Шагыйрьнең...
-
Җәяүлеләргә карата рәхимсез булмасак иде
Хөрмәтле җиңел машина хуҗалары, урам чатларында туктап, сабырлык белән җәяүлеләрне үткәреп җибәрүегез өчен, без, җәяүлеләр, сезгә рәхмәтләр укып, куанып, юл аша чыгабыз. Монда юл йөрү кагыйдәләрен дә төгәл үтәвегез чагылыш бирә. Әмма арагызда җәяүлеләр сукмагына вак-төяк мисалында караучылар да күренә. Кайбер урам чатларына яки мәйданнарга чыккан җәяүлеләр сукмаклары, кагыйдә буенча,...