9 март 2025 яңалыклары
-
Вьетнам Россия гражданнары өчен визасыз режимны 2028 елга кадәр озайтты
Вьетнам Хөкүмәте россиялеләр һәм тагын 11 ил гражданнары өчен визасыз керүне өч елга озайтты. Яңа карар нигезендә, Франция, Германия, Италия, Испания, Бөекбритания, Россия, Япония, Көньяк Корея, Дания, Швеция, Италия һәм Финляндия туристлары Вьетнамга 45 көнгә кадәр 2028 елның 15 мартына кадәр тоткарлыксыз керә ала.
-
Юлларда сак булыгыз!
Бүген кичкә таба юлларда буран чыгу ихтималы зур. Сак булыгыз!
-
Яңа Әлем мәктәбе укучылары ЮИДның туган көнен бәйрәм итте
6 нчы март көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларының - ЮИДның туган көне билгеләп үтелде.
-
Язның иң матур бәйрәме кем исеме белән бәйле?
Якты, җылы тәэсирләр калдырып, язның беренче бәйрәме-8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне атнасы да узып бара. Бүген яз һәм гүзәллек бәйрәме дип кабул ителгән бу көннең тарихы җитди сәяси сәбәпләргә барып тоташа.
-
«Тату сыйныф серләре»н Актаныш мәктәбе укучылары яхшы белә- 1 урын янә бездә!
Актанышның беренче санлы мәктәбенең 6Т сыйныф укучылары, ата-аналары һәм сыйныф җитәкчесе Хәбибуллина Зөһрә Баязит кызы республикакүләм «Тату сыйныф серләре - 2025» конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясап, беренче урынны яуладылар һәм ярымфиналга чыктылар.
-
Такталачык үзешчән театры «Экстрасенс» спектаклен куйды
Такталачык авылы үзешчәннәре районда баручы театр айлыгында катнашып, бәйрәм көнендә авыл халкын шәп тамаша белән сөендерде, Ләбиб Леронның «Экстрасенс» комедиясен тәкъдим итте алар.