9 апрель 2018 яңалыклары
-
Актанышлылар Теләчедә дә сынатмады (+ФОТОЛАР)
Теләченең "Батыр" спорт комплексында уздырылган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов призына III көрәш турнирында Актаныш районының көрәшчеләре белән беррәттән, тамырлары Такталачык авылына барып торташкан Яр Чаллы егетләре дә бил алышты. 25 килограммга кадәр авырлык категориясендә Актаныштан Муса Әнвәров дәрәҗәле беренче урынны яулады. Шушы ук категориядә өченче урын иясе...
-
Актаныш егете Булат Исламов – өченче
Россия медицина һәм фармацевтика вузлары студентларының 3-5 апрель көннәрендә Саратов шәһәрендә үткән VII "Физик культура һәм спорт - табибның икенче һөнәре" фестиваленең зона этабында Актаныш егете Булат Исламов бадминтон буенча III урынга лаек булды.
-
Бадминтон буенча уңышларыбыз бар
Бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогы өчен 8 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә үткән зона бәйгесендә Актаныш спорт мәктәбе укучылары матур нәтиҗәләргә иреште: Чаллы, Түбән Кама, Тукай, Менделеевсктан килгән спортчылар арасында үз яшь төркемнәрендә Азамат Рахманов - I, Рәмзил Мофаздалов, Размик Микаелян II урынга ия булдылар. Алар 14-15 апрель көннәрендә Аксубайда...
-
Волейбол ярышыннан Актаныш егетләре җиңү белән кайтты
Волейбол буенча Ф.Мәрвәров истәлегенә багышлап, 7 апрель көнне Илеш районы, Югары Яркәйдә 2001 елгы егетләр һәм кечерәкләр арасында оештырылган X турнирда Актаныш командасы җиңү яулап кайтты. Остазлары - Ринат Газетдинов.
-
Актанышта республикакүләм көрәш турниры үтте (БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Алдагы елларда Минзәлә, Казан, Мамадышта үткәрелеп, студентлар өчен шактый дәрәҗәлегә әверелгән бәйгенең бишенче юбилей турниры быел Актанышта гөрләде.