13 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Актаныш авылы урамнарын 114 камера күзәтә
Актаныш авылы буенча 114 камера куелган, камералар тәүлек буена төшергән вәзгыятьне ике зур монитордан карап була. Бу Актаныш авылы урамнарындагы җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау йөзеннән бик тә әһәмиятле профилактик чараларның берсе. Мониторларның эш тәртибе белән бүген РФ Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенеж хисап киңәшмәсе алдыннан Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та танышты.
-
Районның педагог-психологлары киңәште
Район үзәге балалар бакчалары һәм мәктәпләре, шулай ук кадет- интернат, технология техникум, Такталачык коррекцион мәктәбендә барысы 13 психолог эшли. Бүген әлеге һөнәр ияләре балалар иҗат үзәгендә урнашкан «Ихлас» психология үзәгендә киңәшмәдә үзара тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Әсгать Сәфәров журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады.
-
Дөнья мәдәнияте фәне олимпиадасында гимназия укучылары- призерлар
МХК- Дөнья мәдәнияте фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы булып узды.
-
Районыбыз укучылары «Олимпка юл» олимпиадасында химия фәне буенча призер булды
Химия фәне буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Биредә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары Анамов Әмирсалих, Хаҗиев Румил, 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гайнетдинова Рузилә призер булдылар.
-
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә 2022 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар (фото һәм видео)
Яңа елга аяк баскач, үткән елдагы эшчәнлекне анализлап, алга максат-бурычлар билгеләнә. Бүген районыбызның тәртип сакчылары 2022 елдагы уңышларны барлады, проблемаларны чишү юлларын эзләде. Республика, район җитәкчелеге белән бергәләп яңа хезмәт елын тагы да нәтиҗәле итү турында фикерләште.
-
Районыбыз ата-аналары һәм укучылары «Дус сыйныф серләре» бәйгесендә көч сынаша
Иртәгә, 14 гыйнвар көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Тату сыйныф серләре» бәйгесе узачак. Финалда зона турларында иң күп балл җыйган 10 команда катнаша.
-
Завершается прием заявок на республиканский конкурс «Фемида-2022» - заявки принимаются до 18 января
Завершается прием конкурсных материалов для ежегодного Республиканского конкурса на лучшее освещение деятельности судебной системы Российской Федерации и судов Республики Татарстан в средствах массовой информации «Фемида года». Цель конкурса — повышение уровня информированности граждан о деятельности судов и мировых судей, их доверия к правовым способам разрешения конфликтных ситуаций. Конкурс ориентирован на привлечение внимания средств массовой информации к судебной тематике, повышение профессионализма в ее освещении и улучшение взаимодействия судов и СМИ.
-
ТӘСБИХНЕ НИЧЕК ТАРТЫРГА?
Дисбе, тәсбих, зекер сүзләрен санап әйтер өчен, гадәттә, хөрмә (финик) төшләреннән, элекке вакытта миләш агачыннан да ясалган 99 төймәдән тора. 99 төймә 3 өлешкә бүленгән. Һәр 33 төймәдән соң бер зур төймә тора. Анысын “тәсбих анасы” дип әйтәләр.