15 апрель 2025 яңалыклары
-
Курскидагы сугышчы райондашларыбызга Актаныштан җибәрелгән гуманитар ярдәм барып җитте
Махсус хәрби операциядәге райондашларыбыз Актаныштан җибәрелгән унсигезенче гуманитар йөкне кабул итеп алды.
-
Актанышның 621нче сайлау участогына махсус хәрби операция герое Рөстәм Вәлиев исеме бирелде
Бүген Казанда Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова катнашындагы тантаналы чарада Актаныш районының 621нче сайлау участогына махсус хәрби операция ветераны, яу кырына киткәнче Актаныш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе булып эшләгән Рөстәм Вәлиев исеме бирелде.
-
Актанышта Җиңү бәйрәмендә катнашучыларның исәнлегенә зыян килмәсен!
Бүген Актаныш районының террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия рәисе, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов утырышны ачып, районда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын югары дәрәҗәдә оештыру кирәклеген әйтте.
-
Чаллыда ОРВИ диагнозы куелган 5 яшьлек бала хастаханәдә үлгән
«Челнинские известия» басмасы хәбәр итүенчә, Кама балалар медицина үзәгендә биш яшьлек кызның үлеме уңаеннан тикшерү чаралары үткәрелә. Бала үлеме белән бәйле барлык материаллар хокук саклау органнарына тапшырылган.
-
Ак Барс Банк запустил акцию «Курс на выгоду»
С 15 апреля Ак Барс Банк запустил акцию «Курс на выгоду» для новых держателей карт «Ак Барс Карта» и «Ак Барс Карта Premium».
-
«Ватан дәшә - Родина зовёт» фестивале кысаларында Актанышта Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз бәйгесе башланды
Актаныш районында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышлап мәдәният-сәнгать, тарих юнәлешендә киңкырлы «Ватан дәшә - Родина зовёт» фестивале игълан ителде. Фестиваль кысаларында «Җиңү җырын җырлый Актаныш» конкурсы узып та китте. Хәзер авыл җирлекләре, район үзәге оешмалары, уку-укыту учреждениеләре арасында Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз бәйгесе башланды. Ул ике этапны үз эченә ала.
-
Атна уртасында 20 градуска кадәр җылыта
Чәршәмбе, 16 апрельдә, төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр ява, көндез явым-төшемсез. Төнлә +4 градустан + 9 градускача, көндез +14 градустан + 19 градуска кадәр җылыта.
-
Бәйрәмегез белән: Меңнәр авылында яшәүче Нәкыя Нургалиева 90 яшен каршы алды
Меңнәр авылында яшәүче Нәкыя Нургалиева бүген, 15 апрельдә 90 яшен каршы алды. Хөрмәтле райондашыбызны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева килде. Нәкыя Мөсифулла кызына Россия президенты В. В. Путинның котлау хатын, районыбыз башлыгы Ленар Зариповның тәбрикнамәсен һәм күчтәнәчләрен тапшырды.
-
«Әнәк» агрофирмасы язгы чәчү эшләренә тулысынча әзер
«Әнәк» агрофирмасы районыбызның иң эре җир биләүчеләренең берсе. Шулай булуга да карамастан авыл хуҗалыгы тармагының һәр юнәлешендә комплекслы эш оештырылган.
-
Актанышның 3 нче балалар бакчасы татар теле укытучысы «Туган тел фест- 2025» фестиваленә барачак
19 апрельдə «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында мəктəпкəчə яшьтəге балаларга татар телендə белем бирүче тəрбиячелəр һəм укытучылар өчен республикакүлəм «Туган тел фест- 2025» узачак. Әлеге истәлекле мөһим чарага Актанышның «Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасы» татар теле укытучысы Регина Әбүдәрова да чакырулы.
-
Актаныш игенчеләре язгы чәчүгә җыена
Актаныш районы игенчеләре көне ел туйдырырлык мөһим компаниягә- язгы чәчү эшләренә әзерләнә. Җирләр кардан арчылуга калкулыкларда урнашкан басуларда дым каплату, күпьеллык үлән чәчелгән һәм уҗым культуралары биләгән мәйданнарны минераль ашламалар белән өстәмә тукландыру эшләре башланды.
-
Апрель аенда бакчада нинди эшләр башкарырга?
Апрель аенда бакчачылар үз кишәрлекләрендә озакка калдырырга ярамый торган эшләрне башкарырга керешәләр. Алдагы уңышка нигез салу өчен җирне яз уртасыннан ук әзерли башларга кирәк, дип искәртә «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.