18 ноябрь 2011 яңалыклары
-
18 ноябрь 2011 - 04:45“Наратлы” хуҗалыгы10 ноябрьдә "Наратлы" хуҗалыгы базасында кышка әзерлек, орлык әзерләү, техника ремонтлау буенча семинар үткәрелде. Семинарда хуҗалыкта хезмәтне оештыру, яңа төзелгән бозаулату, аерым саву, алмаш профилакторийлар катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде.
-
18 ноябрь 2011 - 04:45Югары Гәрәй авылыЮгары Гәрәй авылына баручы 800 метр юл төзекләндерелде. Күпергә торба салынды, тау формалаштырылды, ком түшәлде.
-
18 ноябрь 2011 - 04:43Авыл халкын сөендерделәр"Кече" Чалманарат авылында яшәүче Ралиф Яппаров, Максут Бәдертдинов, Ризат Мәгъданов, Илфар Ибраһимов, Илнур Әмиров, Илдар Габдрахимов үз техникалары белән авылга керә торган юлны төзекләндереп, авыл халкын сөендерделәр.
-
18 ноябрь 2011 - 04:41600 гә җитәчәкОктябрь аенда район хуҗалыкларында янә 49 эре мал җан тәслим кылган. Бу санны, бәлки, әйтеп, күрсәтеп тору да кирәкмидер. Чөнки ай саен терлекчелек тармагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәләрдә яктыртылган әлеге күрсәткеч- гадәти күренеш. Маллар үлеме буенча эш еллар дәвамында тотрыклы рәвештә бер югарылыкта бара. Шуның нәтиҗәсендә, соңгы 10 айда үлгән малларның...
-
18 ноябрь 2011 - 04:37Сак булыгыз: тычкан авыруыБөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы - авыр уза торган йогышлы авыру. Безнең төбәктә әлеге авыруны таратучылар булып җирән тычканнар санала. Урманнарның корыган, ауган агачлар, чүп үләннәре белән пычрануы, рөхсәт ителмәгән урында чүплекләр барлыкка килү кимерүчеләрнең күпләп үрчүенә китерә. Ауга чыкканда, балык тотканда, бакча, дачаларда эшләгәндә, бигрәк тә печән, салам белән...