2 декабрь 2011 яңалыклары
-
“Кыз урлау“ спектакле
"Идел-йорт" төбәкара театр коллективлары фестивалендә Мостай Кәримнең "Кыз урлау" спектакле (режиссеры-Алмаз Галиев) белән Актаныш районының халык театрлары коллективларыннан сайлап алынган артистларыбыз төркеме лауреат булды һәм Гран-при яулап, районыбызга янә бер танылу китерде. 5 декабрь көнне әлеге коллектив фестивальнең йомгаклау тантанасында катнашып, шул ук спектакльне Казан тамашачысына тәкъдим итәчәк.
-
Илдар Шәмсемөхәммәтовның иҗат кичәсе
7 декабрь көнне районыбыз мәдәният сараенда үзешчән композитор Илдар Шәмсемөхәммәтовның иҗат кичәсе булачак. Кичәгә Чаллы, Минзәлә шәһәрләреннән, күрше Башкортстанның Яркәй районыннан үзешчән җырчылар килүе көтелә. Башлана 19.00 сәгатьтә.
-
1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне
Җир шарында бу авырудан 25 миллионнан артык кеше үлгән. 60 миллионнан артык кеше ВИЧ инфекциясен йоктырган. 16 миллионнан артык бала ятим калган. Һәм әле һаман да көн саен 7 меңнән артык кеше бу куркыныч вирусны йоктыра. Бу авыру бер генә илне дә читләтеп үтмәгән. Татарстанда 1987 елдан 2011 елның 16...
-
Игелек һәм хөрмәт
Район инвалидлар ункөнлеге 2 декабрьдә район җитәкчеләренең "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә 10 сәгатьтә район, авыл инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары очрашуы белән башланып китә- Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне дип атала. Шул ук көнне район мәдәният йортында 14.00 сәгатьтә "Кыз урлау" спектакле күрсәтелә, оешмалары булмаган инвалидларны хөрмәтләү оештырыла. 3 декабрь - Белем...
-
Алгиз – чемпион!
Үзенең чын чаңгычы булачагын I сыйныфта укыганда ук исбатлый ул. Укытучы апалары Нурсия Камалова балаларны чаңгы шуарга алып чыккач, Алгиз биек кенә тауга, укытучысын да узып, тәүгеләрдән булып менеп җитә. Шушы беренче җиңү хисе аның, мөгаен, бар киләчәк тормыш юлын билгеләгәндер дә. Бүген әле 17 яше дә тулмаган Алгиз Салихов...
-
Кировта – “Математик карусель“
25 ноябрь көнне Киров урта мәктәбе базасында "Олимпиадалар - укучыларның иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү алымнары" темасы буенча математика укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинар практик һәм теоретик юнәлешләрдә барды. Мәктәпнең математика укытучылары Рузилә Хаҗип кызы Имамова, Гөлназ Нәсим кызы Якиева ачык дәресләр күрсәттеләр, һәр ике дәрес мәгълүмати-коммуникатив технология нигезендә үткәрелде....
-
Полиция ярдәм итте
23 ноябрь көнне, күзлек сатып алу ниятеннән, иртәнге автобус белән Актанышка төшкән идем. КБОдан күзлек сатып алып, базарда йөргәннән соң, сәгать 10нар тирәсендә автовокзалга кереп утырдым. Кулда пакет. Төнлә аз йоклау сәбәпле, йокымсырап киткәнмен. Уянып китеп, күземне ачсам - кулдагы пакет юк. Төшеп киткәндер дип, тирә-якны карап чыктым. Юк инде....