23 ноябрь көнне, күзлек сатып алу ниятеннән, иртәнге автобус белән Актанышка төшкән идем. КБОдан күзлек сатып алып, базарда йөргәннән соң, сәгать 10нар тирәсендә автовокзалга кереп утырдым. Кулда пакет. Төнлә аз йоклау сәбәпле, йокымсырап киткәнмен. Уянып китеп, күземне ачсам - кулдагы пакет юк. Төшеп киткәндер дип, тирә-якны карап чыктым. Юк инде....