Шушы көннәрдә район мәдәният йортында гөрләп узган, Татарстанның атказанган артисты, гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсы лауреаты, якташыбыз Кирам Сатиев исемендәге гармунчылар фестивалендә 65 кеше катнашты. Биредә сәнгать мәктәбендә белем алучылар, үзешчәннәр, ансамбльләр һәм солистлар чыгыш ясады.
Милли моңнарны күңелләргә үтеп керердәй итеп иң уңышлы чыгыш ясаучылардан Зәһретдин Гыймадиев, Дилшат...