Әкрен генә яуган кар бөртекләре, агачка сөялеп, уйчан күзләрен каршыдагы рәсемнәргә төбәгән яшь егетнең вакытсыз агарган чәчләренә куналар, бите буйлап ирексездән тамган күз яшьләренә кушылып югалалар. Актаныштагы паркта батырлар аллеясында алты егет рәсеме. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китеп бетмәгән бу егетләр җанланып сикереп төшәрләр дә, балачакларына әйләнеп кайтырлар, малайлар белән...