Актаныш

24 февраль 2012 яңалыклары

  • 24 февраль 2012 - 04:47
    Җиңүчеләр бүләкләнде
    Район башлыгы Э.Н.Фәттахов, күптән түгел Яшел Үзән шәһәренең "Маяк" чаңгы юлында узган ТР буенча шәхси-команда беренчелегендә катнашып, авыл командалары арасында I урынны яулаган чаңгычыларны хөрмәтләде. Остазлар- Галимҗан Мансуров һәм Ришат Нуриәхмәтов җитәкчелегендә ныгыган Айсылу һәм Айбулат Гыйльфановлар, Рәсим Вәлиев, Ләйсән Зиннурова, Ригинат Нуриәхмәтов, Таһир Садертдинов, Рушания Әсәдуллина уңышлы чыгыш ясап,...
    594
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:41
    “Созвездие –Йолдызлык – 2012“ нәтиҗәләре
    18 февраль көнне район мәдәният йортында "Созвездие- Йолдызлык" бәйгесенең йомгаклау концерты узды. Фестиваль лауреатлары исеменә 79 концерт номеры лаек булган иде, ә гомумән фестиваль барышында ялгыз башкаручы, фольклор ансамбль, вокаль ансамбль, конферанс һәм башка номинацияләрдә 2000нән артык бала катнашты. Авыл җирлегендә эшләп килүче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында Киров авылы...
    596
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:38
    “Татарстан Республикасының беренче Президенты М. Ш. Шәймиев эзләреннән”
    Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә быел 75 яшь тулды. Әлеге олуг затның юбилеена багышлап без, "Шәрип Шәймиев музей-йорты"хезмәткәрләре, фәнни-эзләнү эшләре нәтиҗәсендә, музеебызны яңа документлар, материаллар белән тулыландыруны үз алдыбызга бурыч итеп куйдык. Оешмабыз директоры Л.Г.Шәйгарданова җитәкчелегендә Минзәлә һәм Мөслим төбәкләрендә экспедициядә булып кайттык. Бу төбәкләр шунысы белән...
    290
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:35
    Документны 2 ел дәвамында сакларга
    2012 елның 1 апреленә кадәр, Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан административ хокук бозуларны исәпкә алу системасының программа тәэмин ителешенең комплекслы яңартылуы сәбәпле, интернет челтәрендә, терминалларда, инфоматларда штрафны түләү турындагы мәгълүматлар күренмәскә мөмкин. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, административ штрафны түләү турындагы документны 2 ел дәвамында сакларга киңәш итәбез. Чөнки мондый срок "Административ хокук...
    344
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:33
    Күҗәкә авыл җирлегенең хисап җыелышы
    22 февраль көнне Адай авылы клубында Күҗәкә авыл җирлегенең хисап җыелышы булып узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев җитәкчелегендә делегация катнашты. Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рамил Хәйбиевнең Күҗәкә авыл җирлегенең 2011 елдагы эшчәнлегенә хисабы тыңланды. Җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Рафак Зарипов, гомумгамәли табибәләр Рифа Ибраһимова, Наилә Әминова, участок...
    499
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:25
    Җирлек үсешендә сәясәт чагылышы
    Алдынгылар җыенында узган елгы эш нәтиҗәләре буенча Уразай авыл җирлеге җиңел машина белән бүләкләнде. 21 февральдә үткән хисап җыелышында район җитәкчесе Энгель Фәттахов катнашып, җирлек башлыгы Рузил Исламовның чыгышын башка авыл башлыкларына үрнәк буларак тәкъдим итәргә кирәк, диде. Рузил Мөхәммәтнур улы җирлектә ел дәвамында эшләнгән эшләргә тукталып, бюджет үтәлеше, җирлекнең...
    227
    0
    0