Актаныш

2 март 2012 яңалыклары

  • 2 март 2012 - 04:40
    Альмир – Россия чемпионы
    Куян авылы егете, Уфа шәһәрендә укучы спортчы егетебез Альмир Фәхразыевның ирешкән уңышлары турында газетабызның узган елгы 3 август санында язган идек. Альмир Уфа шәһәрендә 28 нче махсус коррекцион мәктәптә VIII сыйныфта укый. Быел баян курсларында укуын тәмамлап, таныклык ала. 22 нче спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Җиңел атлетика буенча тренеры Илдар Романов....
  • 2 март 2012 - 04:40
    Алдакчылар ятьмәсеннән сакланыгыз!
    ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: соңгы вакытларда юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле мошенниклык очраклары арткан. Явыз ниятлеләр тарафыннан, гражданнарга бәлагә "тарыган" туганнары өчен ярдәм тәлап ителә дигән "үтенеч" белән шалтыратулар ешайган. Мошенниклар корбаннарына (кагыйдә буларак, әлеге корбан өлкән яшьтәге кеше була) шалтырата һәм якын туганы юл-транспорт һәлакәте ясаган,...
  • 2 март 2012 - 04:38
    Мәхәббәтле – илһамлы гомер
    Өлфәтнен кечкенә чагы. Башлангыч сыйныфта укып йөргән мәлләре. Мәктәп чираттагы концертка әзерләнә. Өлфәтнең дә кулына шигырь юллары язылган дәфтәр бите тоттыралар. Көн ятлый әлеге шигырьне малай, төн ятлый... Хәтерендә дә калды кебек болай... Әмма көне килеп җиткәч, авылдашлары белән шыгрым тулы Тыңламас клубының сәхнәсенә чыгып баскач, гөнаһ шомлыгы, хәтер савытыннан...
  • 2 март 2012 - 04:37
    Җитәкчеләр ярышты
    Җитәкче - ул һәр өлкәдә дә сынатмаган, кул астында эшләүчеләргә һәрьяктан да үз сыйфатлары, эш-гамәлләре белән өлге булырга тиеш кеше. Ә иң мөһиме- сәламәтлек. Сәламәт тәндә- сәламәт акыл диләр бит. Спортны яратмаган, сәламәт яшәү рәвешен алга куймаганнар, хәер, безнең җирлектә җитәкче булып эшли дә алмый. Бәлки шуңадыр да, 23 февраль-...
  • 2 март 2012 - 04:35
    80 нче һөнәр лицее укучылары һәм хезмәткәрләренең үзешчән сәнгать концерты
    27 февраль көнне район мәдәният йортында 80 нче һөнәр лицее укучылары һәм хезмәткәрләренең үзешчән сәнгать концерты узды. Әлеге тамашада коллективтан берәү дә читтә калмады, һәркем үзенең сәләте белән балкыды. Һөнәр лицееның хорында гына 250гә якын кеше катнашты. Биюләрнең төрлелеге исә концертка ямь, тамашачыларга онытылмас күңелле мизгелләр бүләк итте. Үзешчән концертның...