Актаныш

2 апрель 2012 яңалыклары

  • 2 апрель 2012 - 05:31
    Милли көрәш мизгелләре
    28 март көнне "Иман" спорт сараенда Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов призына узган милли көрәш турнирына нокта куелды. 2 көн дәвамында барган киеренке бил алышуда 160тан артык яшь көрәшче, җәмгысе 27 команда көч сынады. Әлеге турнирга 1997 елда нигез салынган иде һәм быел ул 15 нче тапкыр үткәрелде. Озакламый, Татарстан...
    578
    0
    0
  • 2 апрель 2012 - 05:23
    Балаларга юл ябык
    Тулаем төзекләндерүдән соң район мәдәният йорты күпләрнең күз явын алырлык матур биналарның берсе булып, исеме җисеменә туры килгән мәдәният учагына әверелде. Әмма шунысы кызганыч: биредә инде ничәнче тапкыр шул ук бер күңелсез хәл кабатлана - балалары белән концертка яки башка тамашага килүчеләрне залга кертмиләр. Баласын ияртеп, күңелле, культуралы ял итәргә...
    263
    0
    0
  • 2 апрель 2012 - 05:09
    Актанышыбыз чиста, матур булсын
    Район үзәге Актанышны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты 1 апрельдән 1 июньгә кадәр икеайлык уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде. Икеайлыкның барышын контрольдә тоту өчен авыл башкарма комитеты җитәкчесе, полиция участок вәкилләре, санэпид күзәтү үзәге, янгын сакчылыгы бүлеге, торак-коммуналь хуҗалыгы, Актаныш...
    315
    0
    0
  • 2 апрель 2012 - 05:07
    Җир кишәрлекләре ничек биреләчәк?
    Күпбалалы гаиләләрнең 52 проценты түләүсез җир кишәрлекләре алу буенча гариза биргән. Әлеге тема ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә күтәрелде. Билгеле булганча, күпбалалы гаиләләрне йорт төзелеше өчен түләүсез җир кишәрлекләре белән тәэмин итү хакында республика законы үз көченә керде. Әлегә нибары Питрәч районында гына 15 гаиләгә җир участогы...
    284
    0
    0
  • 2 апрель 2012 - 04:59
    Бюджет акчасына кул сузсаң...
    Район суды тарафыннан 36 яшьлек шәхси эшмәкәр Айзат Хуҗинга карата ачылган җинаять эше каралды. Әлеге граждан РФ субъектларының хезмәт базарындагы киеренкелеген түбәнәйтүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларны урлауда гаепләнә. Тикшерү барышында билгеле булганча, Хуҗин Айзат Флүс улы 2011 елның 28 гыйнварендә Актаныш районының "Халыкны...
    406
    0
    0
  • 2 апрель 2012 - 04:57
    Идел буе кубогының өченчесе бездә
    24-28 март көннәрендә "Лачын" боз-спорт сараенда Идел буе федераль округының төрле төбәкләреннән килгән яшь хоккейчылар Идел буе кубогы өчен көрәште. 4 көн дәвамында барган зур бәйгедә Лениногорск, Казан, Медногорск, Саранск, Юрматы шәһәрләреннән килгән командалар һәм безнең авыл егетләре үзара көч сынаштылар. Тулы мәгълумат газетаның җомга, 30 март, 2012 25 (9670)...
    698
    0
    0
  • 2 апрель 2012 - 04:54
    Яз чибәре Лилия
    Шушы көннәрдә район мәдәният йортында "Нәүрүз гүзәле - 2012" бәйгесенең финал өлеше узды. Сайлап алу турын узган 10 нәфис зат гадел хөкемдарлар игътибарына үзләрен һәрьяктан да ачып, сәләтләре белән балкыдылар. Бәйгедә нәфис сүз, җыр-бию мулдан булды. 2 сәгатькә якын барган бәйге нәтиҗәсендә "Нәүрүз гүзәле - 2012" исеменә Яңа Әлем кызы,...
    654
    0
    0