Актаныш

23 май 2012 яңалыклары

  • 23 май 2012 - 05:47
    20 май СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә
    ВИЧ йоктыру елдан-ел арта. Россиядә 2011 елда 62000 ВИЧ инфекцияле теркәлгән. Алар 30-40 яшьләр тирәсендә һәм күпчелеге ирләр. СПИДтан 5568 кеше үлгән. Бу сан үлүчеләрнең 30,2 проценты. Ә калган ВИЧ инфекциялеләр үз-үзләренә кул салган, наркотикларның доза чамасын югалткан. Татарстанда 1987 елдан бүгенгә кадәр 14475 ВИЧ инфекцияле кеше теркәлгән, аларның 901е...
  • 23 май 2012 - 05:46
    I смена ялы башлана
    4 июньнән физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның I смена ялы башлана. Белешмәләр өчен телефон 3-02-80.
  • 23 май 2012 - 05:45
    Фондтан 90 мең 240 сум акча
    21 май көнне инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә дүртенче утырышы уздырылып, анда 12 гариза каралды, 11е уңай хәл ителде. Катлаулы операцияләр ясату өчен фондтан 90 мең 240 сум акча бирелде.
  • 23 май 2012 - 05:25
    Актанышлылар Казан тамашачысы алдында имтихан тоттылар
    Актанышлыларның горурлыгы - М.Җәлил исемендәге премия лауреаты "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле оешуга 45 ел тулу уңаеннан, "Олы юллар сызганнарны тамырлардан күреп танырлар" дип исемләнгән иҗат -хисап концерт программасын районыбыз сәнгатькәрләре Казан тамашачыларына Г.Камал исемендәге академия театрында 19 майда тәкъдим иттеләр. "Бу - концерт кына түгел, безнең өчен бу чара...