Актаныш

30 май 2012 яңалыклары

  • 30 май 2012 - 05:40
    Ел да көтеп алына торган фестиваль
    Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале 24 май көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә узды. 10 ел Нур Баян исемендәге фестиваль буларак үткәрелеп килгән әлеге чараның яңа исем астында уздырылуына да менә 3 ел булды. Ә матур традицияләре исә шул килеш сакланып калды. Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 30 май, 2012 41 (9686) санында
  • 30 май 2012 - 05:40
    Яшелләндерү һәм төзекләндерү кирәкле шәйдер
    28 май көнне Әтәс, Иске Кормаш, Теләкәй авыл җирлекләрендә булып, чисталык икеайлыгы вакытында башкарылган эшләр белән таныштык. Мөхәрриятнең иҗат төркеме республика кулланучылар хокукларын яклау, кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте Яр Чаллы бүлегенең өлкән белгече Ира Язитова белән бергәләп эшләде. Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 30 май, 2012 41 (9686) санында
  • 30 май 2012 - 05:38
    Укучылар кабул ителә
    2 июньдә "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты"на 2012-2013 уку елына 7, 8, 9 сыйныфларга конкурс нигезендә укучылар кабул ителә. Конкурс татар, рус һәм инглиз телләреннән тест, иҗади эш (хикәя, шигырь яки мәкалә язу), әңгәмә өлешләреннән тора. Анкеталарны gaou.ggi@gmail.com электрон адресына җибәрергә була. Тулырак мәгълүматны гимназия-интернат сайтыннан алырга мөмкин.
  • 30 май 2012 - 05:36
    “Яңа гасыр пионерлары”
    "Чиксез балачак" XIV халыкара фестивальнең республика бәйгесендә "Яңа гасыр пионерлары" компьютер презентацияләре бәйгесендә Адай мәктәбенең Зөфәр Иманов исемендәге балалар оешмасы (җитәкчесе Гөлназ Мәгъдәнурова) "Иң оригиналь һәм иҗади эш" номинациясендә җиңү яулады һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.
  • 30 май 2012 - 05:12
    Авылымда кабат спорт бәйрәме
    13 май көнне Киров авылы мәдәният йортында җирлегебезнең күренекле шәхесе - озак еллар майсызландырылган коры сөт заводында җитәкче, 2000-2003 елларда Киров авылы җирлек башлыгы булып эшләгән, хәзерге вакытта да майсызландырылган коры сөт заводының ветераннар советы рәисе буларак хезмәт куючы Хәмидуллин Фәнис Фәрваз улы призына шахмат ярышы оештырылды. Дүрт төркемгә бүленгән...