Актаныш

1 июнь 2012 яңалыклары

  • 1 июнь 2012 - 09:56
    Балалар Сабантуе
    Балаларны яклау көне кешелек тарихына 1950 елдан үтеп кергән. Шуннан бирле һәр ел саен бәйрәм төсмерендә уза ул. "Яшьлек" милли-мәдәни үзәге дә бүген, ягъни 1 июнь көнендә сабыйларның шат авазларыннан яңгырап торды. Биредә аларның кечкенә генә, әмма зур мәгънәгә ия Сабантуйлары узды. Җырладылар да, биеделәр дә, үз һөнәрләрен дә күрсәттеләр...
    354
    0
    0
  • 1 июнь 2012 - 09:23
    Эшмәкәрлек
    Эшмәкәрләр көне уңаеннан Актанышта эшкуарлар советы утырышы үтте.
    269
    0
    0
  • 1 июнь 2012 - 05:40
    27.05.2012 Атналык хәбәрләр
    249
    0
    0
  • 1 июнь 2012 - 05:38
    “Бер егылгач, кире торып кит”
    Илсур белән сөйләшә-сөйләшә урамнан атлыйбыз. Ул җиңелчә генә минем кулларыма кагылган. Бик игътибарлы Илсур. Миндәге үзгәрешләрне һәр сүземдә, интонациямдә тотып ала. Кызыксындырган сорауларыма тулы җаваплар бирә, тормыштан алынган киңәшләре белән уртаклаша. Рәхәт аның янында. Тыныч. Үзендә ышаныч уятып, бар борчуларыңны оныттыра. Сүз арасында шаян сүз әйтеп, көлдереп, ял да иттерә....
    295
    0
    0
  • 1 июнь 2012 - 05:34
    31 май– Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне.
    Билгеле булганча, безгә таныш бик күп чир-сырхаулар озак еллар тәмәке тарту нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бер тәмәке төтененең составында гына да 30 га якын химик матдә исәпләнә. Алар арасында никотин, аммиак, синиль кислотасы, исле газ, никель, хром, мышьяк, бензопирен бар. Шуларның иң куркынычы- никотин. Әлеге алкалоид тәмәкенең барлык төрләренә дә кушыла...
    689
    0
    0
  • 1 июнь 2012 - 05:33
    ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә
    ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр иткәнчә, алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне ваклап сатучылар, федераль закон нигезендә, декларация тапшырырга тиешләр. Рәсми вакыты 2012 елның I кварталы өчен 2012 елның июненнән башлана. Төгәл көне рәсми сайтта өстәмә рәвештә игълан ителәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 71-47-22.
    517
    0
    0
  • 1 июнь 2012 - 05:31
    Игътибар!
    25 май көнне Актаныш авылы Гагарин урамында 1 нче йортта янгын чыгып, авылдашыбыз Рәхимова Нәҗибә гаиләсе урамда калды. Район эшмәкәрләр советы шундый тормыш сынавына дучар булган гаиләгә битараф булмаган һәр кешене ярдәм итәргә чакыра. Акчалата ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар: расчетный счет: 42307810262033704854/48 в Набережночелнинском отделении N 8219/0089 Сбербанка России ИНН...
    224
    0
    0
  • 1 июнь 2012 - 05:30
    Очрашу өчен вакытлары җәл
    26 май көнне эшмәкәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Мондый истәлекле датаның барлыкка килүенә әле өч кенә ел. Шуңа микән, әллә үзе өчен үзе эшләргә омтылучы эшкуарларга бердәмлек җитмиме - һәр елның шушы чорында оештырыла торган киңәшмәдә катнашуны да күбесе кирәк санамаган. Тулы мәгълумат газетаның җомга, 1июнь, 2012 42 (9687) санында
    316
    0
    0
  • 1 июнь 2012 - 05:29
    Өстәл теннисы уңыш казана
    25-27 майда Казан шәһәрендә "Надежды Татарстана" дип аталган турнир үткәрелде. Өстәл теннисы буенча уздырылган әлеге ярышларда райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. 2002 елгылар һәм аннан кечерәкләр арасында Марат Солтанов, Сөмбел Шәйхразыева шәһәр командалары арасында - III, авыл теннисчылары арасында II урынны яулап кайттылар. Нәтиҗәдә һәркайсы икешәр медаль яулап, Мактау кәгазьләре белән...
    640
    0
    0
  • 1 июнь 2012 - 05:28
    Мәңге яшәр “Мизгел“!
    Бию - ул музыкага кушылып хәрәкәтләнү генә түгел. Аның ятьмәсенә килеп эләккәннәр өчен аерым бер дөнья, хыяллар иле ул... Районыбызда бию сәнгатен үстерү буенча бик күп эшләр башкарыла. Еллар үткән саен яңа ансамбльләр барлыкка килә. Шулар арасында районыбызның иң алдынгы ансамбле - "Мизгел". Ул 2003 елда оеша. Берничә ел эчендә...
    544
    0
    0