Актаныш

9 июнь 2012 яңалыклары

  • 9 июнь 2012 - 05:07
    Сыер савуда – яңа технология
    6 июнь көнне район савымчылар бәйгесенең Чуракай авылы - "Алга" хуҗалыгы җәйләвендә узачагына күңел сөенде. Соңгы елларда хуҗалык эшчәнлегендә һәм яшәешендә бик күп сораулар булып, кайберләре үзара киңәшләшү рәвешен дә алып хәл ителгәнлектән, инде менә бүген аларның район күләмендә кунакка һәм бәйгегә савымчыларны кабул итүләре шатлыклы вакыйга. Ап-ак халат һәм...
  • 9 июнь 2012 - 05:06
    Якташыбыз – фәннәр кандидаты
    31 май көнне Казан (Идел буе) федераль универси-тетында якташыбыз, шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклады. Темасы - "Татар драматургиясендә шигъри трагедия: барлыкка килүе һәм үсеше", фәнни җитәкчесе - филология фәннәре докторы, профессор Азат Әхмәдуллин.
  • 9 июнь 2012 - 05:04
    Конкурста
    "Сөйкемле Шүрәле" исемле Бөтенроссия конкурсы Балаларны яклау көнендә Казанда уздырылып, анда безнең районнан 6 укучы катнашты. Оста куллар бәйгесендә Зөбәер мәктәбеннән Мөхәммәтдин Хафаев (укытучысы - Илназ Тимеров), гимназиядән Азамат Тимеров (Ришат Сибгатуллин), Пучыдан Илүзә Макарова ( Резида Мәүлиева), Сәфәрдән Илназ Гыйльмуллин (Чулпан Гыйльмуллина) үз яшьтәшләре арасында I урынны яуладылар. Сәфәрдән...
  • 9 июнь 2012 - 05:02
    Актанышлылар шаккаттырды
    4 июнь көнне республика башкаласы Казанда "Корстон" күңел ачу үзәгендә социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан олы тантана узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, бәйрәм белән котлап, дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тулы мәгълумат газетаның җомга, 8 июнь, 2012 44 (9689) санында
  • 9 июнь 2012 - 05:01
    Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен
    Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте хәбәр итә: Халкыбызның көтеп алган милли бәйрәме, Сабантуйларны күңелле, авыруларны китереп чыгармаслык итеп оештыру һәрбер кешегә зур җаваплылык өсти. Йогышлы авыруларны һәм азыктан агулануларны булдырмау өчен бәйрәм вакытында туклану, сәүдә урыннарында куелган санитар таләпләрнең төгәл үтәлүен тәэмин итү...