22 июнь 2012 яңалыклары
-
22 июнь 2012 - 04:22М.М.Галимәрдәнов гражданнарны кабул итә24 июнь көнне 10.00-11.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрдәнов район Советы бинасында гражданнарны кабул итә.
-
22 июнь 2012 - 04:21Районда комбайннар парады үткәрелдеАнда быел уракка чыгарга тиешле комбайннар һәм төп җир эшкәртү техникалары катнашты. Муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия бу төр техникаларның 2012 елның урып-җыю компаниясенә әзерлек дәрәҗәсен, төзеклеген, көйләнүен, куелган таләпләргә җавап бирү-бирмәвен, комбайн тарафыннан ургыч киңлегендә җыеп алынган саламның шул ук киңлектә сиптерелү мөмкинлеген тикшереп бәяләнде. Моннан тыш, янгынга...
-
22 июнь 2012 - 04:2022 июнь– Хәтер һәм кайгы көнеМоннан 71 ел элек илебезгә "Сугыш башланган!" дигән аяныч хәбәр алып килүче көн. Һәр елны 9 май көнне яуда ятып калган яугирләр истәлегенә мәңгелек ут янында тынлык игълан итәбез, чәчкәләр салабыз. Янәшәбездә шул афәтле һәм авыр елларның шаһиты булган райондашларыбызга ихтирам һәм игътибар күрсәтәбез. Бүген районда сугыш инвалидлары- 97, тыл...
-
22 июнь 2012 - 04:19“Агыйдел“ халык җыр һәм бию ансамбле ТНВ каналында24 июнь көнне ТНВ каналында сәгать 14.00 һәм 02.00 сәгатьләрдә "Агыйдел" халык җыр һәм бию ансамбленең 45 еллыгына багышланган "Олы юллар сызганнарны тамырлардан күреп танырлар" дип аталган концертны карый аласыз.
-
22 июнь 2012 - 04:17Ләйсән Газизова җиңү яуладыРФ Дәүләт Думасына алтынчы чакырылыш депутатлар сайлау һәм РФ Президентын сайлаулар уңаеннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе массакүләм мәгълүмат чаралары арасында конкурс игълан иткән иде. Монда 21 телекомпания катнашып, журналистлар бәйгесендә Актаныш телевидениесе корреспонденты Ләйсән Газизова җиңү яулады. Актаныш телевидениесе муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау закончалык (законодательство) һәм сайлау комиссияләре эшчәнлеген...
-
22 июнь 2012 - 04:1550 елдан соң очрашуУкуны тәмамлап, илебезнең төрле почмакларына таралышкан сыйныфташлар, замандашлар, 50 елдан соң, Актанышыбызның Җиңү паркы янында очрашуга җыйналдык.
-
22 июнь 2012 - 04:03Кунакта – ЮХИДИ хезмәткәрләреБез, 18 укучы, Меңнәр мәктәбе яны лагерында ял итәбез. 9 июнь көнне бездә кызыклы да, файдалы да очрашу булды. Чөнки кунакка ЮХИДИ фонды директоры Рәсимә апа Сәетова һәм пропаганда җитәкчесе Илдус абый Имамразиев килде. 18 майдан 18 июньгә кадәр Бөтенроссия "Игътибар, балалар!" акциясе бара икән. Алар шушы айлык кысаларында балалар...