Актаныш

3 август 2012 яңалыклары

  • 3 август 2012 - 05:28
    Сабантуйның була төрлесе
    1 август көнне, кызу урак өсте булуына карамастан, районыбызның иң гүзәл урыннарының берсе - Сабантуй мәйданында терлекчеләр җыены узды. Җыр-бию, күңелле уеннар, алдынгыларны зурлау, атлар узышы белән үзе дә кечкенә генә Сабантуйдан ким булмады ул. Биредә шулай ук терлекчелек тармагының ярты еллык эшчәнлегенә дә йомгак ясалды, киләчәккә алмаксатлар билгеләнде. Тулы...
  • 3 август 2012 - 05:27
    351116 сумлык офтальмология медицина җиһазы кайтарылды
    Актанышта туып үскән күренекле шәхесләребез бихисап. Андыйлар туган якны онытмый, якташларына ярдәм итеп яши. Казанда "Теко"- "Астра" фәнни -техник үзәген җитәкләүче Флорид Рәсүл улы Бәшәров шундый изге күңелле кешеләрнең берсе. Шушы көннәрдә район үзәк хастаханәсенә Флорид Рәсүл улы ярдәме белән 351116 сумлык офтальмология медицина җиһазы кайтарылды. Белгәнебезчә, быелдан хастаханәдә катаракта...
  • 3 август 2012 - 05:26
    Бүгенге көнгә күзгә 90 операция ясалган
    Бүгенге көнгә күзгә 90 операция ясалган, операция көннәре сишәмбе, пәнҗешәмбе (ул көннәрне поликлиникада иртәнге якта кабул итү үткәрелми). Айга бер тапкыр республика клиник офтальмология хастаханәсеннән ярдәмгә куратор В.А.Шепталина килә.
  • 3 август 2012 - 05:22
    “Җирлегем горурлыгы“ конкурсы
    Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге район яшьләрен барлау, сәләтләрен ачу һәм үстерү максатыннан "Җирлегем горурлыгы" конкурсы игълан итә. Конкурста мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь белгечләр катнаша ала. Конкурс номинацияләре: "Алтын тавыш"- ялгыз җыр; "Җырлы тормыш юлы"- вокаль ансамбль; "Шигъри тәлгәшләр- үзлектән иҗат ителгән шигырьләр; "Могҗизалы каләм"- А3 форматы зурлыгындагы...
  • 3 август 2012 - 05:21
    Асфальтны да күрергә язсын
    Менә ямьле җәйнең дә соңгы аена аяк бастык. Әле генә җәй җитә дип йөргән идек, кай арада үтеп тә бара. Безнең Яңа Әлем авылында быел семинар булгач, җәйнең һәр көне эш белән, өмәләр белән тыгыз үрелеп барганлыктан, болай да вакытны җиткереп булмады. Семинар дип зарланып йөрсәк тә, авылыбыз урамнары чистарып,...
  • 3 август 2012 - 05:21
    Бердәм хезмәт – уңыш нигезе
    Бүген кызу урак өстенең 20нче көне. Район буенча урып-җыю хезмәтенең, чама белән өчтән бер өлеше башкарылган, салмак кына экваторга якынлашабыз. Ашлык кабул итү предприятиесенә 4 мең тоннага якын икмәк тапшырылган. Район буенча 1 көнгә уртача 1500 гектар мәйданнан җыйнап алына ул. Урып-җыюга тәгаенләнгән вакыт кысаларына сыешабыз дисәк, алда 20 көн...
  • 3 август 2012 - 05:20
    Икмәккә бәяләр
    Бүгенге көндә һәр бөртекнең дә кыйммәте зурдан. Шактый гына төбәкләрдә корылык булу сәбәпле, икмәккә бәя, башка еллар белән чагыштырганда, югары һәм ныклы булырга охшап тора. Рәсәй буенча яңа уңышның 1 килограммы 8 сум булачак. ТРда III сортлы бодайның бәясе 6 сум булыр дип, шулай ук аңа 1 сум 50 тиен...
  • 3 август 2012 - 05:15
    30 фатирлы өй тапшырасы бар
    Торак йортлар төзү юнәлешендә, район буенча еллык планның 52%ы үтәлгән, барысы 8572 кв.м торак тапшырылган. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 27 шәхси йорт ияләрен тапкан. Ел ахырына кадәр ветераннарга тагын 44 шәхси йорт, район үзәгендә Ленин проспекты, 13а адресы буенча төзелеп килүче 30 фатирлы өй тапшырасы бар.
  • 3 август 2012 - 05:14
    Игътибар! Ялган 5 меңлек!
    Республикада әйләнештә ялган акча йөрүе ачыкланды. Җиңел юл белән байлыкка ия булырга теләүчеләр бу юлы 1997 елгы үрнәктәге 5000 сумлык номиналны файдаланалар. Ачыкланган банкноталарның серия номерлары АТ 7018481 һәм АТ 0330624. Ялган банкноталарда түбәндәге билгеләр бар: 1. Сурәтләр ачык күренми. 2. Хабаровск шәһәре гербындагы оптик буяу трафарет басмада яшел төстәге...