Актаныш

19 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 19 сентябрь 2012 - 05:23
    Җәйләүләрдән кайтыр чак
  • 19 сентябрь 2012 - 05:20
    Ирина Рөстәм кызы Заһретдинова Мактау грамотасы белән бүләкләнде
    "Актаныш таңнары" газетасы журналисты Ирина Рөстәм кызы Заһретдинова район мәдәнияте тормышын яктыртуда нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз, аңа алдагы иҗатында тагын да зуррак уңышлар телибез.
  • 19 сентябрь 2012 - 05:19
    Ләйсән Газизова конкурста җиңү яулады
    "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нең телевидение корреспонденты Ләйсән Газизова Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан уздырылган "Кеше һәм табигать" республика конкурсында җиңү яулады, Диплом белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне әлеге уңышы белән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез.
  • 19 сентябрь 2012 - 05:18
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 ел өчен капиталь ремонт программасын кабул итәргә чакырды
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 ел өчен капиталь ремонт программасын кабул итәргә чакырды, дип яза "Татар-информ" агентлыгы. "Киләсе ел программасын раслау өчен бернинди проблема юк. Иң мөһиме: күләме быелгыдан аз булырга тиеш түгел. Төп программаны кабул итү зарур. Өстәмә акча булса, аны киңәйтәчәкбез, -дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы торак төзелеше...
  • 19 сентябрь 2012 - 05:18
    “Интернет – озак яшәү”
    "Интернет - озак яшәү" программасы кысаларында районда 65 пенсионер 17 сентябрьдә компьютер нигезләренә өйрәнә башлады. Бу курслар авыл мәктәпләре һәм 80 нче һөнәр лицее базасында оештырылды.
  • 19 сентябрь 2012 - 05:16
    9 санлы районара инспекциясе белгечләре гражданнарны кабул итә
    Салым түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көне уздырыла. Актаныш халкы өчен ул 21-22 сентябрьгә планлаштырылды. Җомга көнне 9.00 дан 22 сәгатькә чаклы, ә шимбәдә 9 дан 18 сәгатькә чаклы Актаныштагы салым инспекциясендә федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 санлы районара инспекциясе белгечләре гражданнарны кабул итә. Белешмәләр өчен телефоннар:...
  • 19 сентябрь 2012 - 05:14
    Һәлакәткә илтмәсен юллар
    ТР ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 6 ае эчендә республикада балалар катнашында 271 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларда 9 баланың гомере өзелгән, 284 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда әлеге өч күрсәткеч буенча да арту күзәтелә. Һәлак булган дүрт бала җәяүле булган, бишесе...
  • 19 сентябрь 2012 - 05:12
    Спорт яңалыклары
    13-15 сентябрь көннәрендә Чаллы шәһәрендә ТР беренчелегенә җиңел атлетика буенча ярышлар узган иде. 6 километр ераклыкка узышып райондашларыбыз - Илнур Ваншин - I, Ләйлә Вахитова II урыннарны яуладылар.Эстафетада исә, безнең команда I урында, ә гомуми нәтиҗәләр буенча район командасы II урынга чыкты.
  • 19 сентябрь 2012 - 05:11
    Өстәл теннисы
    13-16 сентябрь көннәрендә Казанда кечкенәләр арасында республика беренчелегенә өстәл теннисы буенча зур турнир узды. Остаз Булат Солтанов җитәкчелегендә бәйгедә катнашкан Марат Солтанов шәһәр һәм авыл спортчылары арасында I урынны, Сөмбел Шәйхразиева шәһәрлеләр арасында - II, авыл спортчылары арасында I, Илназ Сәрвәров III урыннарны яуладылар.
  • 19 сентябрь 2012 - 05:10
    Уен 4:7 исәбе белән боз хуҗалары файдасына тәмамланды
    РФ беренчелегенә багышланган хоккей уеннарының яңа сезонында 15-16 сентябрь көннәрендә Актаныш хоккей командасын Новочеркаск хоккейчылары кабул итте. Уен 4:7 исәбе белән боз хуҗалары файдасына тәмамланды. 22-23 сентябрь көннәрендә әлеге уеннар кысаларында районга Глазов хоккейчылары килә. 21 октябрьдә "Лачын" бозында Актаныш-Ижевск, 10 ноябрь көнне Актаныш-Саранск уеннары көтелә. Боз сарае хоккей уеннарын...
  • 19 сентябрь 2012 - 05:09
    Марсил Гыйлаев истәлегенә багышланган көрәш турниры
    21 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә йөзү буенча, 22 сентябрьдә "Иман" спорт сараенда Марсил Гыйлаев истәлегенә багышланган көрәш турниры, 23 сентябрь көнне "Милләтләр кроссы" узачак.