Актаныш

3 октябрь 2012 яңалыклары

  • 3 октябрь 2012 - 04:41
    “Лачын“нарга тиңнәр юк
    РФ беренчелегенә узган хоккей ярышлары кысаларында, "Лачын" хоккейчылары Йошкар-Оланың "Спартак" командасы белән очрашты. Беренче көнне уен 7:3 исәбенә боз хуҗалары- "Спартак" командасы җиңүе белән тәмамланды. 30 сентябрьдә "Лачын" хоккейчылары оста уен күрсәтеп, 1:6 исәбенә җиңү яуладылар. Шул ук көнне Мамадышта Бөтендөнья кызлар хоккее көне уңаеннан узган турнирда нәфис затларыбыз да...
    731
    0
    0
  • 3 октябрь 2012 - 04:40
    Шахматчылар – Рәсәй чемпионнары
    22-28 сентябрь көннәрендә Самара өлкәсе Кинель-Черкассы шәһәрендә шахмат буенча узган Бөтенрәсәй турнирында район балалар иҗат үзәгенең шахмат түгәрәге җитәкчесе, остаз Фәһим Галимов җитәкчелегендә катнашкан команда чемпион исеменә лаек булды. Шәхси беренчелектә, 16 яшькә кадәргеләр арасында Мансур Шакиров, 10 яшькәчә балалар арасында Роза Гыймазова II урыннарны яуладылар. Рәсәй күләмендә зур җиңүгә...
    771
    0
    0
  • 3 октябрь 2012 - 04:39
    Фәрит Мифтахов килде
    Актанышка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов килде, аны район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев озатып йөрде. Алар иң элек гимназия укытучылары, биредә белем алучы балалар белән очраштылар. Бу эчкерсез сөйләшү һәркемдә дә бик җылы тәэсир калдырды. Кунагыбыз татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү, аны саклау, үстерү буенча үз карашын бәян...
    679
    0
    0
  • 3 октябрь 2012 - 04:38
    Озын юлның кыскасы
    Октябрьнең тәүге көнендә Актанышның 57 нче бистәсе белән Баян Дәүләтов урамын тоташтырып, ерак араларны якынайткан юлны ачу тантанасы узды. Дөресен әйтергә кирәк, күпләр өчен зур бүләк ул. "Актаныш юллары" оешмасы тарафыннан түшәлгән 1850 метр озынлыктагы асфальт юл 57 нче бистәне район үзәгенә 6 километрга якынайтты. Биредә эшләр 2011 елның җәендә...
    545
    0
    0
  • 3 октябрь 2012 - 04:38
    Көзге ярминкә узды
    1 октябрь көнне район үзәгендә мул көзнең нигъмәтләренә бай ярминкә узды. Ихтыяҗы булган кешегә яшелчә-җимеш, ит, бал һәм башка бихисап көнкүреш кирәк-ярак сатып алу мөмкинлеге бар иде. Сыкрап яуган яңгыр да сатып алучыларны куркытмады - ярминкә мәйданы гөрләп торды. Район хуҗалыклары, шәхси фермер хуҗалыклары мулдан үз җитештергән продукцияләрен, ә эшмәкәрләр...
    540
    0
    0