Актаныш

12 октябрь 2012 яңалыклары

  • 12 октябрь 2012 - 04:23
    Авыл хуҗалыгында үзгәрешләр булырмы?
    Тагын бер ел акрын гына ахырына якынлашып килә. Нәтиҗәләр ясарга әле иртәрәк булса да, үткәннәргә әйләнеп карап, башкарылганнарга бәя бирергә була инде. Авыл хуҗалыгында ниләр бар? Алдагы елга нинди бурычылар билгеләнгән? Үзгәрешләр булырмы? Гомумән, авыл хуҗалыгы өлкәсен ниләр көтә? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов белән чираттагы...
  • 12 октябрь 2012 - 04:22
    192 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелде
    10 ОКТЯБРЬ көнне инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә чираттагы утырышы узды. Гозере төшеп, гариза белән мөрәҗәгать иткән 18 кешегә (шулар арасында 2 инвалид бала да бар), авыр хәлдә калып, катлаулы операцияләр таләп ителгәнгә күрә, 192 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелде.
  • 12 октябрь 2012 - 04:22
    Рәхим итегез
    АКТАНЫШ стоматология поликлиникасында "льготник"ларга бүгенге көндә 120 кешегә бушлай теш протезлары куелган, бу хезмәт хәзер дә дәвам итә.
  • 12 октябрь 2012 - 04:20
    Бәхетле отыш ияләре
    11 октябрь көнне мөхәррият бинасында "Актаныш таңнары" газетасы үзенең язылучылары арасында лотерея уйнатты. Бәхетле отыш ияләре түбәндәгеләр: Рәҗүдә Фәрвәзетдинова (Актаныш, Ленин пр., 29-3) - су фильтры; Гаяз Шәйхетдинов (Актаныш, Ленин пр., 126-22) - үтүк; Гөлнур Хәсәнова (Яңа Әлем) - кофе пешерү җайланмасы; Флүрә Вәлиева (Актаныш, Җиңүнең 30 еллыгы ур., 104а-3)...
  • 12 октябрь 2012 - 04:19
    Вакыт машинасы – күңелдә
    Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткән чараларда катнашу яшьлек дулкынына кайтарды. Тормышны ярату, көч-дәрт, заман белән бер сулышта атлау, чынлап та, ялларының лаеклы булуын дәлилләп тора. 1 октябрь көз муллыгын чагылдырган ярминкә белән башланып китте. Республика, хакимият югарылыгында анда сатылучы товарларга очсыз хак тәкъдим ителгән иде, сайлап алу мөмкинлеге тудырылды. "Яшьлек" милли-мәдәни...
  • 12 октябрь 2012 - 04:18
    20 октябрь – Актанышта зур өмә
    Район үзәге Актанышны төзекләндерү, агачлар утырту, тирә-якны тәртипкә китерү максатыннан, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты 1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр санитар чистарту, төзекләндерү айлыгы уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде. Айлык чорына билгеләнгән чараларны үтәүне Актаныш авыл җирлегендә урнашкан оешма-предприятиеләр, мәктәпләр, 80 нче һөнәр лицее катнашында агачлар...