24 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
24 гыйнвар 2013 - 04:25Сугыш елларыннан матур кайтаваз- Бу көнне бик көттек, рәхмәт яусын! Тәннәрем таза булып, фатирның рәхәтен күреп яши алсам ярар иде, - дип, сөенече белән уртаклашты 18 гыйнвар көнне фатир ачкычын кулына алучы Тат. Суыксу авылыннан тыл ветераны Нәҗимә Латыйпова. Яңа йортны ачу тантанасына җыелган өлкәннәрне, шатлыкны уртаклашып килгән балаларны, оныкларны, күрше-күләнне чатнама суык...
-
24 гыйнвар 2013 - 04:2214 гариза каралдыРайон инвалидлар оешмасы рәисе Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә, район инвалидларны социаль яклау фондының быел беренче утырышы үтте. Анда 14 гариза каралып, һәркайсы уңай хәл ителде, катлаулы операция ясау өчен 140 мең 600 сум акча бүлеп бирелде. Шулардан күрсәтелгән ярдәмнең өчесе балалар өчен.
-
24 гыйнвар 2013 - 04:20Гөлнарага ярдәм кирәкХөрмәтле райондашлар! Кылган игелек, кылган изгелек үзеңә меңе белән әйләнеп кайтыр, диләр! Әлеге очракта да сезнең һәм безнең күмәк ярдәм кирәк. Һәр минут, һәр сәгать кадерле. Ашыгыйк! Гөлнарага Израильдә кыйммәтле дәвалану узарга һәм Россиядә тернәкләндерү курсы үтәргә кирәк! Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар: Дополнительный офис N 8219/089 Набережночелнинское отделение N 8219...
-
24 гыйнвар 2013 - 04:20Сәламәт бозау – сәламәт табышЗоотехниклар, мал табиблары, бозау караучылар өчен махсус оештырылган киңәшмә Нур Баян исемендәге хуҗалык базасында үтте. "Кормомама" дип аталган автомат җиһаз ярдәмендә тукландырылучы яшь бозауларның хәлен белешү, тәҗрибә уртаклашу район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов җитәкчелегендә узды. "Кормомама" дип аталган әлеге җиһазны юнәтү 900 мең сумга төшкән. Аның...
-
24 гыйнвар 2013 - 04:18Төнлә йөргән – тәртип бозганЯңа елны каршы алган ял-бәйрәм көннәре артта калды. Кемнәрдер аннан ел буена җитәрлек шатлык-ләззәт алгандыр. Кышкы каникуллар тәмамланып, мәктәпләрдә укулар башлануга бер атна дигәндә, балигъ булмаган балалар комиссиясенә чакырылган яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары гына тирән борчуда. Чөнки бу балаларның "тәртибе" полиция хезмәткәрләре күзенә чалынган. Актанышта яңа елны каршылаганнан соң, бәйрәмнең...
-
24 гыйнвар 2013 - 04:15Белүчеләр юкмы?Мөхәрриятебезгә бер хат килеп иреште. Аны безгә ТР Конституция суды судьясы юридик фәннәр докторы, профессор Флер Нуретдин улы Баһаутдинов юллаган. Әлеге хатта 1923 елда районыбызның Чалманарат авылында дөньяга килгән Мөбәрәк Дәүләтов турында сүз бара. Мөбәрәкнең әтисе - Дәүләтов Мулламөхәммәт Дәүләт улы- 1901 елда туган, "Ярыш" колхозы (Чалманарат авылы) колхозчысы була....
-
24 гыйнвар 2013 - 04:15Мәгариф хезмәткәрләренең район спартакиадасы уздыБиредә 600дән артык укытучы катнашты, чаңгы, өстәл теннисы, кул көрәше, аркан тарту кебек спорт төрләрендә үз көчләрен сынадылар. Нәтиҗәләргә килгәндә, балалар бакчалары арасында 1 урынны 4 нче "Әтәчкәй", 2-3 урыннарны Пучы, Яңа Әлем бакчалары яулады. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында: 1 урын - Такталачык коррекцион мәктәбе, 2 урын -...
-
24 гыйнвар 2013 - 04:14Алмазга – бүләкЯңа ел могҗизалар тудырырга сәләтле шул. Тылсымга, әкияткә, Кыш бабайга чын күңелдән ышана белгәннәрнең ишеген шакый ул тылсым дигәннәре. Әнә Яңа елга аяк баскан көннәрнең берсендә Алмаз атлы егетнең дә бусагасыннан узган - ФОРПОСТ оешмасына йөрүче балалар аңа Кыш бабай бүләге тапшырганнар. Алмаз Газетдиновка 17 яшь. - Сөйкемле, ачык йөзле,...