Актаныш

19 июль 2013 яңалыклары

  • 19 июль 2013 - 04:48
    500 мең сумлык сертификат
    "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте үзенең 70 еллык юбилее уңаеннан район спортчыларын 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләде. Район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев сүзләренә караганда, финанслар хоккей, чаңгы һәм башка спорт төрләренә махсус экипировка алуга юнәлтеләчәк.
  • 19 июль 2013 - 04:37
    “Башэнергосервис“ ремонт эшләрен башкара
    "Башэнергосервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, "Челтәрләр компаниясе "Түбән Кама электр челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыяте белән килешү нигезендә, үз материаллары белән, район авылларында шәхси йортлардагы электр хисаплагычларын урамга кую һәм ремонт эшләрен башкара. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 8-917-385-44-55, 8-917-453-65-55.
  • 19 июль 2013 - 04:34
    Урып-җыюга старт бирелде
    Быел бөртеклеләрнең тулаем җыемы 80 мең тонна чамасы гына булыр дип фаразлыйлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Бу узган елгы икмәкнең яртысы дисәк тә була. Дымга тилмереп, җирдән ерак китә алмый үскән игеннәргә күз салгач, башканы өмет итеп тә булмый сыман. Хәер, шушы булганны түкми-чәчми җыеп алалсак та...