Актаныш

23 июль 2013 яңалыклары

  • 23 июль 2013 - 11:49
    Оча торган келәм
    Үзәктәге Ленин урамы, 35-37 йортлар янында шушы көннәрдә ниндидер угрылар берәүнең җилләргә дип элеп куйган келәмен урлаганнар. Элегерәк кер бавыннан төнгә калган киемнәр дә (эчкесенә кадәр) югала иде, хәер, аптырамассың да...
    542
    0
    0
  • 23 июль 2013 - 11:32
    “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә 19 июльдән 3 нче смена эшли башлады
    Әлеге сменада барысы 120 бала тупланган, алар арасында үзебезнең җирлек кызлары һәм малайлары белән беррәттән башка регионнардан килгән балалар да ял итә. Балаларны көн саен бассейнга йөртәләр, атнасына 3 мәртәбә "Лачын" боз-спорт сараенда тимераякларда шуу мөмкинлеге тудырылган.
    473
    0
    0
  • 23 июль 2013 - 11:31
    “Хан Төрбәсе” комплексы стенасына истәлек тактасы беркетелде
    "Хан Төрбәсе" комплексы стенасына Актаныш районы халкына рәхмәт йөзеннән истәлек тактасы беркетелде, дип хәбәр итә Актаныш мәгълүмат порталы. 2010 елдан якташыбыз Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Шаймиев житәкчелегендә "Яңарыш" фонды ачылып Изге Болгар жирлегендә төзекләндерү эшләре башланган иде. Бу изге эшкә республикабызның барлык районнары актив кушылып китте. Фондка акча кертү буенча...
    783
    0
    0
  • 23 июль 2013 - 11:29
    Әгәр җирдә бер үсемлек тә үсмәсә...
    Әгәр дә безнең җир шарында барлык үсемлекләр дә юкка чыкса ни булыр иде икән? Шулай ук ашамлыклар да - мандарин, банан, безнең иң яраткан ризыгыбыз бәрәңге дә үсми башласа... Әйдәгез күз алдына китереп карыйк: урамда бер агач та юк, койма янында кычыткан да, бәбкә үләне дә, әрем дә үсми. Без...
    400
    0
    0
  • 23 июль 2013 - 11:25
    Пенсия фондының яңалыгы булмый калмый
    Пенсия фонды идарәсендәге соңгы яңалыклар белән танышу һәм таныштыру ниятеннән идарә белгечләренә мөрәҗәгать иттек. Чөнки пенсия законнары үзгәреп тора, ә үзгәрешләре һәркемгә кагыла. Эшләүче пенсионерларга - Һәр ел саен 1 августтан пенсия түләүләрендә үзгәрешләр була. Быел да шундый яңалыклар бармы? Рәсимә Рәхмәтуллина, район пенсия фондының пенсияләрне билгеләү, яңадан исәпләү бүлеге...
    509
    0
    0
  • 23 июль 2013 - 09:07
    Чит кешеләрне капкадан уздырыргамы, юкмы?..
    22 июль көнне 11 сәгать 50 минутлар тирәсендә Мөслим районының Таш-елга авылында 3 билгесез хатын-кыз, чегән милләтеннән булырга мөмкиннәр, 1936 елгы гражданның йортына балага сөт сатып алу хәйләсе белән үтеп керәләр. Ярдәмчел һәм ышанучан йорт хуҗасы сөт җылыткан арада ике чегән хатыны тавышлана башлыйлар, ә шул арада өченчесе, зал бүлмәсендәге...
    449
    0
    0