Актаныш

31 июль 2013 яңалыклары

  • 31 июль 2013 - 10:10
    Урак - 2013
  • 31 июль 2013 - 09:47
    Призлар 11 сентябрьдә уйнатылачак
    "Актаныш таңнары" газетасына 2014 елның I яртыеллыгына язылу бара. Язылучылар арасында беренче призлар 11 сентябрьдә уйнатылачак. Димәк, язылганлык турындагы квитанцияләрне яки күчермәләрен мөхәррияткә бүгеннән китерә башларга була. 2014 елда да "Актаныш таңнары" газетасыннан аерылырга теләмәүчеләрне гадәткә кергән кызыклы, мавыктыргыч уенда катнашырга чакырабыз.
  • 31 июль 2013 - 09:46
    Айлар буе ябылган түбәләр ике-өч минутта җиргә очкан
    Көн аяз, машина тәрәзәсеннән эссе һава бөркелеп керә иде. Түке авыл җирлегенә аяк басып, ярты сәгать тә узмагандыр, күк йөзен кара-кучкыл болыт сарып алды. Бераздан җиргә кадәр сузылып төшкән яшеннәре белән, яңгыр коярга креште. Көчле яңгыр җилендә машинабыз тәрәзәсеннән берни күренми. Ә Түке, Зөбәер авыллары халкы бу яңгырга ни сөенергә,...
  • 31 июль 2013 - 09:44
    Мөмкинлекләре чикләнгәннәр катнашында атлар һәм автомобильләр узышы
    Районыбызда моңарчы күрелмәгән яңа төр Республика бәйгесе - мөмкинлекләре чикләнгәннәр катнашында атлар һәм автомобильләр узышы үзебезнең районда 2 августта сәг. 14.00 "Яшьлек" милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда оештырыла. Программада концерт номерлары, күргәзмә-сату булачак. Хөрмәтле, райондашлар, Сезне шушы бәйгене тамаша кылырга чакырабыз.
  • 31 июль 2013 - 09:42
    Таш куелмаган бердәнбер сугыш ветераны
    Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел дигән гыйбарә бар. Сугыш кырында мәңгегә ятып калганнарның каберләре кайда, әллә хәзер дә җир өстендә рәнҗеп яталармы? Моны безгә кем әйтә ала? Бөек Җиңү көненә ай ярым чамасы кала әткәйнең абыйларын кайгыртып, хәрби комиссариат ишеген ачтым. Аларның берсе Арсланов Миңлегөл Арслангали улы. 1905 ел...