14 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Прокуратурадан кергән мәгълүмат каралды
Районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында прокуратурадан кергән мәгълүмат каралды. 4 мәктәп директоры, 2 спорт учреждениесе җитәкчесенә кисәтү ясалды. Комиссия утырышын аның рәисе - район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Эш материаллары белән комиссия сәркатибе - район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Алия Әһлетдинова таныштырды.
-
Киләчәктә дәваханәләр беркетелгән халык санына карап кына финансланачак
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елның 10 июлендә чыккан 1259 санлы карары нигезендә, иминиятләштерелгән халыкны үзе яшәгән территориягә якын булган дәваханәләргә беркетү бара. Шуның нигезендә, мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды дәваханәләргә беркетелгән халыкны электрон базага терки. Моның өчен Актанышта яшәүчеләрнең район үзәк дәваханәсе гомум гамәли табибларының шәфкать туташларына, авылларда...
-
“Сочи – 2014не каршылап“
Балалар һәм яшүсмерләргә иҗат аша спортның кыйммәтен төшендерү һәм аларны Олимпия хәрәкәтенә җәлеп итү, шулай ук, үсеп килүче яшь буынга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татмедиа" мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Олимпия...
-
Марат – беренче
Шушы көннәрдә Казанда "Татарстан өметләре" ("Надежды Татарстана") исеме астында яшь теннисчылар арасында иң көчлеләрне билгеләгән турнир узды. Инде күптәннән Татарстан җыелма командасы составында көч сынаучы райондашыбыз Марат Солтанов әлеге бәйгедә дә сынатмады: үз яшендәге 80гә якын көндәше арасында шәһәр һәм авыл теннисчыларын узып, лаеклы I урынга ия булды ул.