13 декабрь 2013 яңалыклары
-
Якташыбыз Рауза Солтанова белән очрашу булды
11 декабрьдә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән гыйльми хезмәткәре, борынгы әдәбият белгече, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш һәм шул ук институтның кафедра мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе якташыбыз Рауза Солтанова белән очрашу булды.
-
Бүләкләр ияләрен тапты
11 декабрь көнне мөхәррият бинасында 2014 елның беренче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында икенче тапкыр призлар уйнатылды. Бу юлы анда 642 абунәче катнашты. Менә ул приз отучы бәхетлеләр: Равил Гыйләҗетдинов (Каенлык) - веб-камера, М.Гомәров (Актаныш, Урман урамы, 13 йорт) - электр кырынгычы, Әлфинур Фәррахова (Яңа Әлем), Глүзә Әмируллина...
-
Кесәңне сакла, акчаң чыгып качмасын
Яңа ел, гыйнвар яллары якынлаша. Бу һәрбер гаилә бюджеты өчен олы сынау. Кемгә нинди бүләк аласын, кая барасын, кемнәрне кунакка чакырасын алдан планлаштырып куйсаң да, барыбер уйламаган-көтмәгән җирдән бер чыгым килеп чыкмый калмый. Акча янчыгына зыян килмәсен өчен нишләргә? Г.ВАФИНА, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы җитәкчесе. Күпләр...