25 декабрь 2013 яңалыклары
-
Финиш сызыгын елмаеп уза
- Ветераннар спортында Европа спортчылары безне көндәш итеп санамый да иделәр. Хәзер алар "саумы", "сау бул", "рәхмәт" кебек сүзләрне яттан беләләр һәм хәтта минем исемне дә хатасыз әйтергә өйрәнделәр,-дип елмая җиңел атлетика буенча 10 тапкыр Россия, 4 тапкыр Европа һәм 2 тапкыр дөнья чемпионы, 2013 елда Россияда "Ветераннар арасында иң...
-
Райондашыбыз – Кайбычта прокурор
Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы нигезендә райондашыбыз Руслан Бәйрәмгали улы Заһретдинов Кайбыч районы прокуроры итеп билгеләнде. Руслан Заһретдинов 1980 елның 26 октябрендә Актаныш авылында дөньяга килә. Актанышның 1 нче урта мәктәбендә белем алып, аны алтын медаль белән тәмамлый. 2003 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын кызыл дипломга тәмамлый. 2004 елдан...
-
Шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөткә түләү дөрес булсын
"Яңа гасыр" каналыннан "Туган җир" тапшыруында Актаныш - сөт җыю буенча начар эшләүче районнар исемлегендә күрсәтелде. Бу безне бизәми. Әлеге мәсьәлә буенча җентекләп анализ ясадык. Нигездә, районда сөт җыючылар ул - шәхси эшмәкәрләр, ә кайбер җирлекләрдә хуҗалыклар аша тапшырыла. Без заводка тапшырган бәядән, күп булса, 2 сумга гына киметеп, халыкка...