12 март 2014 яңалыклары
-
Заправкага һөҗүм иттеләр
10 мартта төнге сәгать берләр тирәсендә М-7 трассасында урнашкан Киров авылы янындагы газ ягулык салу станциясенә билгесез кешеләр тарафыннан һөҗүм ясала. Җинаятьчеләр операторны ышандырырлык хәйлә корып эчкә үтәләр, шундук кәрәзле телефоннарны юкка чыгаралар, операторның сәламәтлегенә авыр дәрәҗәдә зыян салалар. Алты мең сум акчаны алып китәләр. Операторның сүзләренә караганда, җинаятьчеләрнең берсе...
-
“Надежда” шифаханәсенә 25 юллама бар
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 23 марттан Мамадыш шәһәрендә "Надежда" шифаханәсенә 25 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләре өстәмә мәгълүмат алу өчен 3-02-80 телефонына шалтыратсыннар.
-
Сабантуй мәйданы гөрләп торды
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район сабантуе урынында ат чабышы уздырылды. Анда 14 ат катнашты. Ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә: Беренче заезд (2 яшьлек токымлы һәм хуҗалыкларның җигүле атлары): I урын - "Герцогиня" (8 яшь), хуҗасы - Такталачыктан Ильяс Шәемов; II - "Валенсия" (2 яшь), Богадыдан Илнур Басыйров; III -...