Актаныш

30 май 2014 яңалыклары

  • 30 май 2014 - 04:54
    Ак яулыклы апалар чигелгән тастымалларын бәйләрләр
    Элек-электән үк атлар, һәм гомумән аларның хезмәте яшәешебездә әһәмиятле урын алып торган. Бүгенге көндә дә, шәхси хуҗалыкларда гына түгел, колхозларда да атлар хезмәтен бик теләп кулланалар. Сәбәбе-техникага кирәк булган ягулыкның көннән-көн арта баруы гына да түгелдер, ә безнең татар халкының атларга карата үзгә бер карашы. Милли бәйрәмебез Сабантуйны да атларсыз...
    663
    0
    0
  • 30 май 2014 - 04:50
    Район Сабантуена рәхим итегез!
    Район Сабантуе 8 июньдә 10 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. Алдынгылар бүләкләнәчәк, тәбрикләүләр көтелә. Бәйрәмнең 2 нче өлеше төрле төр ярышларда үзеңне сынап карарга мөмкинлек бирәчәк. Милли көрәш (11.00 сәгать):балалар 1996 елгы һәм яшьрәкләр (паспорт белән килү мөһим)- 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65 кг, аннан авыр үлчәүдә;...
    469
    0
    0
  • 30 май 2014 - 04:50
    Күҗәкә авылында сабантуй
    31 май көнне 10 сәгатьтә Күҗәкә авылында сабантуй уздырыла. Анда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, җырчы Асаф Вәлиев һәм башка күренекле сәнгать осталары катнаша. Бәйрәмгә барлык актанышлылар, якташлар чакырыла. Сабантуйлар мөбарәк булсын!
    913
    0
    0
  • 30 май 2014 - 04:45
    “Кара исемлек” камчысы тиз эләктерә
    Административ комиссиянең Татар Суыксу авыл җирлегендәге рейдлары апрель ахырында һәм май башларында оештырылды. Нәтиҗәдә, бик күп кимчелекләр ачыкланып, 16 шәхси йорт хуҗасына беркетмәләр төзелде. Әлеге эш материаллары комиссия утырышында каралды. Кагыйдәләрне белмәү җаваплылыктан коткармый Утырышка административ тәртип бозучылар үзләре дә чакырылган иде. Күпчелеге җитешсезлекләрне бик тиз арада төзәтүләрен әйттеләр, башка...
    356
    0
    0
  • 30 май 2014 - 04:43
    Каникуллар имин узсын
    Тугыз ай буе энә белән кое казыганнан соң, ниһаять, укучылар җәйге каникулга туктый. Аларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү буенча районда ниләр эшләнәчәк? Шушы сорауга ачыклык кертергә теләп, районның мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү буенча методисты Ландыш Бариевага мөрәҗәгать иттек. -"Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтлеген һәм...
    316
    0
    0
  • 30 май 2014 - 04:41
    Иҗатчының каләме бәйгеләрдә чарлана
    Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале 23 май көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә үткәрелде. Иҗади бәйге җиңүчеләре, аларның укытучылары бүләкләү тантанасына махсус чакырылдылар. Казаннан, Чаллыдан килгән язучылар белән аралашу яшь каләм ияләренә илһам канатлары биргәндер. Иҗатчы өчен тере язучыны күрү гомер-гомергә олы бәхет, иҗат чыганагы булып санала. Г.Тукай исемендәге бүләккә лаек булган...
    605
    0
    0
  • 30 май 2014 - 04:39
    Сабыйларыбызны саклыйк
    9 яшьлек сабыйның үз-үзенә кул салырга теләвен ишетеп, гел югалып калдым, йөрәгем "жу" итеп китте... Бер укытучы хәлемне белешергә килде дә, шушы хәбәрне сөйләде, гел телсез калдым. Гәзитләрдә дә язалар, радио-телевидение дә хәбәр итеп кенә тора. 12-13 яшьлек бала асылынган яки дөньядан китүнең башка юлын тапкан... 9 яшьлек сабый шушы...
    264
    0
    0
  • 30 май 2014 - 04:38
    Тәмәке сугышы
    Тәмәке тарту нәтиҗәсендә никотинга психологик һәм физик бәйлелек барлыкка килә. Шуңа карамастан, ул бүген иң киң таралган начар гадәт санала, кеше сәламәтлегенә зур зыян сала. Тәмәке эпидемиясе елына алты миллионга якын кешене үтерә. Дөньяда миллиардка якын кеше тәмәке тарта. Күбесе 18 яшькә кадәр үк әлеге начар гадәткә өйрәнә. Чирек өлеше...
    539
    0
    0
  • 30 май 2014 - 04:37
    Укучы – тәҗрибә колы түгел
    Бүгенге сүзем укучы балалар турында, мәктәпләрдә бүгенге белем бирү мәсьәләсендә. Зарымны шуннан башлыйсым килә. Медведев сәгатьне алга күчереп куйды, урысча әйткәндә, балага тагын өстәмә "нагрузка" булды. Бала мәктәпкә караңгыда китә. Әле аның йокысы ачылмаган була. Ул шул ярым йоклаган хәлдә хәрәкәт итә. Алдан яисә арттан килгән машина кычкыртып сигнал бирсә,...
    426
    0
    0