Актаныш

4 июнь 2014 яңалыклары

  • 4 июнь 2014 - 05:39
    “Игътибар: балалар“ Бөтенроссия профилактик чарасының беренче этабы старт алды
    Уку елы тәмамланып, җәйге каникуллар башланган вакыт - урамнарда хәрәкәтнең аеруча көчәйгән чоры. Бу исә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каникуллар вакытында балалар, яшүсмерләр арасында профилактик эшчәнлекне көчәйтүне алгы планга куя. Чөнки бу вакытта балаларның һәлакәтләргә юлыгу...
    519
    0
    0
  • 4 июнь 2014 - 05:38
    Сабантуйлар имин үтсен
    Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйларга да күп калмады. Безнең район җирлегендә бәйрәмнәр вакытында халыкның сәламәтлеген кайгыртып, һәр җирлектә дә туклану һәм азык-төлек белән сату оештырыла. Туклануны, сатуны оештырганда санитар таләпләрнең үтәлешен тәэмин итү, иң беренче чиратта, аны оештырган шәхси эшмәкәргә яки юридик затка йөкләнә. Чөнки Федераль законның "Халыкның санитария иминлеген тәэмин...
    557
    0
    0
  • 4 июнь 2014 - 05:37
    Хезмәт хакы + стаж = пенсия
    Пенсия фондына иминият кертемнәрен түләү буенча җыелган бурычларны җыйнап алу айлыгы төгәлләнеп килә. Бу, бигрәк тә, шәхси эшмәкәрләргә кагыла. Аларның бирәчәге 6 млн. 500 мең сумга җиткән. Бу - 300 шәхси предприятиенең дәүләт алдындагы әҗәте. Айлыкның барышы турында һәм пенсия түләүләргә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе...
    259
    0
    0
  • 4 июнь 2014 - 05:35
    Паспортлар тапшырылды
    Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Узган атнада районның гражданлык актларын теркәү бинасында 73 балага паспорт тапшыру тантанасы үтте. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар Россия Федерациясенең тулы...
    332
    0
    0
  • 4 июнь 2014 - 05:32
    Киров авылындагы Сабантуй
    7 июнь көнне Киров авылындагы Сабантуйда "Актаныш" агрофирмасы ике категориядә - токымлы һәм эш атлары арасында ат чабышы уздыра. Призлар - акчалата, гомуми суммасы - 60 мең сум. Бәйрәм 10 сәгатьтә башлана.
    276
    0
    0
  • 4 июнь 2014 - 05:32
    Куян авылында Авыл көне уздырыла
    6 июнь көнне 17 сәгатьтә Куян авылында Авыл көне уздырыла. Рәхим итегез!
    490
    0
    0
  • 4 июнь 2014 - 05:30
    Терлекчеләрнең һөнәри бәйгеләре
    Иске Байсардагы җәйләүдә терлекчеләрнең һөнәри бәйгеләре булып узды. Анда район хуҗалыкларының савымчылары, лаборантлары һәм зоотехниклары катнашып, теоретик белемнәре, гамәли күнекмәләре буенча көч сынаштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча "Ташкын" хуҗалыгы - I, "Чишмә" - II, "Башак" хуҗалыгы III урынга лаек булды. Савымчылар арасында абсолют батыр булып "Ташкын" хуҗалыгыннан Ләйлә Нәҗмиева танылды. "Алга"...
    719
    0
    0
  • 4 июнь 2014 - 05:26
    Эшмәкәрләрнең үз бәйрәмнәре
    Майның 26 сында Россия эшмәкәрләре көне билгеләп үтелә. Быел беренче тапкыр районыбызның кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен бәйрәм тантанасы оештырылды. "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең җыр-бию осталарының концерты 28 май көнне район мәдәният сараенда алар өчен махсус күрсәтелде. Килмәсәләр, үзләренә үпкәләсеннәр Эшмәкәрләрнең һәм район җитәкчелегенең ел саен шушы...
    385
    0
    0