25 июнь 2014 яңалыклары
-
25 июнь 2014 - 04:36Ак юл сезгә, балалар!24 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. Кичен исә район хакимияте бинасы яны аларның шат авазларына күмелде. Биредә районның XI сыйныфны тәмамлаган барлык укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары, мәктәп директорлары, барысы бергә, чыгарылыш кичәсенә җыйналды. Елдан-ел катлаулана, таләпләре арта барган бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетергәч, укучылар да,...
-
25 июнь 2014 - 04:36Хөрмәтле абунәчеләребез!2014 елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугат чараларына язылу төгәлләнергә санаулы гына көннәр калып бара. Көзге караңгы, кышкы озын кичләрдә вакытыгызны ничек үткәрергә белми тилмергәндә, газета битләрен актарып, район, республика яңалыклары белән танышу үзе ни тора. Шуның өчен әле "Актаныш таңнары" газетасына язылырга өлгермәгән булсагыз, тиз арада хат ташучыларыгызга, почта...
-
25 июнь 2014 - 04:34Актанышта интернет-кибет ачылдыИнтернет челтәре барлыкка килгәннән бирле кешелек дөньясы шактый үзгәрешләр кичерде. Хәзер ансыз дөньясы да туктап калган сыман. Төп яңалыкларны, һава шартларын шуннан белешеп торабыз, нинди генә сорау булмасын - җавапсыз калдырмый. Кайберәүләр өчен якын дус, киңәшче дип әйтсәм дә арттыру булмас. Бер 10-15 ел элек "Интернет-кибеттән товарга заказ бирдем, озакламый...
-
25 июнь 2014 - 04:34Мөнир Халиков гражданнарны кабул итә27 июнь көнне 10-13 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков район авыл хуҗалыгы идарәсенең дәүләт күзәтчелеге бүлмәсендә гражданнарны кабул итә. Техниканы исәпкә кую, идарә итү таныклыгы буенча сораулары булган кешеләр мөрәҗәгать итә ала. Хәбәрләшү өчен телефон 3-13-16.
-
25 июнь 2014 - 04:33Кадермәт авылында сабантуй28 июнь көнне 17 сәгатьтә Иске Кадермәт авылында кичке сабантуй үткәрелә. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
25 июнь 2014 - 04:31Үзең укыган мәктәпкә булышКайда гына яшәсәк тә, кем генә булып эшләсәк тә, без үзебезгә белем биргән укытучыларыбызга, мәктәбебезгә бурычлы. Еллар үткән саен мәктәп коридорлары, укыган сыйныф бүлмәсе, парталар сагындыра. Күңелебез белән генә булса да без шул елларга еш кайтып киләбез. Күңелле дә, моңсу да булып хәтер түренә уелган истәлекләрне барлыйбыз. Вакытлар узган саен...
-
25 июнь 2014 - 04:29“Солнечный“ һәм “Крыластый“ сәламәтләндерү лагерьларына 45 юллама барБалаларныҢ җәйге ялларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештыруда район социаль яклау бүлегенә кайткан юлламалар ярдәм итә. Аз керемле һәм күп гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Чаллы шәһәрендәге "Солнечный" һәм "Крыластый" сәламәтләндерү лагерьларына август аена 45 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләре 3-02-80 телефонына шалтырата яки Игелек үзәгенә Юбилей урамы, 45нче...
-
25 июнь 2014 - 04:28Ак халатлылар бәйрәмеҺәр елдагыча, быел да медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен табигать кочагында билгеләп үттеләр. 20 июнь көнне Сабантуй мәйданы аларның шат авазларына күмелде. Ел әйләнәсе халык сәламәтлеген кайгыртып яшәүчеләр, күпмедер вакытка онытылып бәйрәм иттеләр. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова да килгән...