Урамда – сабантуй
10 август көнне Актаныш авылының Ардуанов урамында яшәүче балалар күрше урамнарда яшәүче дусларын да урам бәйрәменә дәште.
Өченче елын үткәрелүче бәйрәмне инде хәзер балалар да, өлкәннәр дә яратып, сагынып көтеп ала. Балалар алдан ук шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәләр, ярышларга көч туплыйлар. Быел да истәлекле мизгелләргә бай булды ул. Танышу, командаларга...