Актаныш

27 октябрь 2014 яңалыклары

  • 27 октябрь 2014 - 11:16
    Йөз яшьлек Сабира әби
    Буазкүл авылында кызы Аспира тәрбиясендә гомер кичерүче Сабира әби Нәфыйкова 15 октябрь көнне үзенең бер гасырлык тарих китабын ябып, икенче гасырныкының беренче битен ачты. Үз гомерендә бик күп кыенлыклар кичергән әбинең язмышы белән газетабызның киләсе санында таныша аласыз.
    871
    0
    0
  • 27 октябрь 2014 - 11:13
    “Бәрәкәтле” мае бәрәкәт китерсен
    Шушы көннәрдә "Касымов сөт заводы" ҖЧҖ е 200 граммлы упаковкада югары сыйфатлы ак май чыгара башлады. "Бәрәкәтле" исеме белән чыгучы әлеге май кушылмаларсыз, бары тик чиста продукттан гына җитештерелгән. Артык сулары да юк, махсус җайланма нигезендә алар сыгып чыгарылып бетерелә, дип аңлатты җәмгыятьнең генераль директоры Ленар Гарипов. Бу хакта газетабызның...
    1296
    0
    0
  • 27 октябрь 2014 - 10:21
    Фән олимпиадаларында
    Укучыларның бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының мәктәп этабы азагына якынлашты. Үткән атнада 5-9 класс укучылары татар теле һүм әдәбияттан көч сынаштылар. Бу атнада 4 классларда математикадан, 9 ларда геологиядән генә җиңүчеләрне билгелисе калды.
    1330
    0
    0
  • 27 октябрь 2014 - 10:17
    «Ак җилкән» газетасы журналистлары Фаил Камаев белән очрашты
    21 октябрь көнне Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев гимназия укучыларының «Ак җилкән» газетасы журналистлары белән күреште. Очрашу пресс-конференция режимында үтте. Әңгәмәдә укучылар Фаил Мисбаховичка районның социаль үсешенә, киләчәк максат-бурычларга кагылышлы сораулар биреп кенә калмыйча, аның үзенең төрле мәсьәләләргә карашын белделәр, яшьлек хатирәләрен ишеттеләр. Район башлыгы белән интервьюны...
    889
    0
    0
  • 27 октябрь 2014 - 10:15
    Өстәл теннисы
    Башкортстанда үткән өстәл теннисы буенча ачык турнирда гимназия-интернат укучылары Солтанов Булат 1нче, Миркасыймова Лада 3 нче урыннарны яуладылар.
    1346
    0
    0