22 декабрь 2014 яңалыклары
-
Бәйгедә 110 спорт сөюче көч сынашты
Актанышта өстәл теннисы буенча "Бердәм Россия" партиясе җирле Актаныш бүлеге призына Яңа ел алды турниры. 19 декабрь көнне "Актаныш" спорткомплексында өстәл теннисы буенча "Бердәм Россия" партиясе җирле Актаныш бүлеге призларына Яңа ел алды турниры булып узды. Бәйгедә 110 спорт сөюче көч сынашты. Җиңүне түбәндәгеләр яулады: ир-егетләр (10 яшькә кадәр) -...
-
“Кисекбаш”лар ярымфиналда
18 декабрьдә Казанда КВН «Татарстан лига»сының чирекфиналлары узды. Ярымфиналга «Татар team», «КамПИ», «Афәрин», «Марат», «Биш бармак», «Казан Ыстайл», «Тәп-тәти» командалары чыкты. Бу бәйгедә Актанышның "Кисекбашлар» командасы катнашты. "Кисекбашлар" да ярымфиналда чыгыш ясаячак.
-
Гимназия концерт куйды
Актанышта Яңа ел тамаша-концертларын гимназия-интернат укучылары башлап җибәрде. 19 нчы декабрь көнне узган концертта укучыларыбызның һәм Казан кунакларының күңелле җырлары, дәртле биюләре, "Мандарин" командасының шаян чыгышларыннан соң, бәйрәмчә бизәлгән сәхнәне тагын да нурландырып, Кыш бабай һәм Кар кызы залдагыларны котлады.