15 апрель 2015 яңалыклары
-
Актаныш – Дүртөйле очрашуы
Укучыларның язгы яллары чорында яшь шахматчылар Дүртөйле кунакларын кабул итте. Иң кискен көрәш беренче сыйныф укучылар арасында барды. Ир бала шахматчылар арасында I урынга Тимиров Ислам, II урынга Фәррахов Ринат, III урынга кунак егетебез Билалов Алан ия булды. Кызлар арасында I-II урыннарга Айбашева Алияна һәм Нәбиева Фирүзә лаек булды. 2005-2006...
-
17 май – Бөтендөнья балаларның ышаныч телефоны көне
Мәгълүм булганча, балалар һәм яшүсмерләр төрле борчу-проблемалар белән очраша. Кайберләре үзләренең яшьтәшләре, әти-әниләре белән уртак тел таба алмый, кайберләре авыр тормыш ситуацияләрендә калалар. Бу хәлдән чыгуның дөрес юлларын табу бик мөһим. Ләкин баланың үз эч серләрен, борчуларын дусларына, якын кешеләренә сөйли алмаган вакытлары да була. Мондый очракларда "Ышаныч телефоны" аша...
-
Яңарыш – заман таләбе
Ел елга охшап килми, диләр. Табигать шартларын гына искә алып әйтүем түгел, соңгы арадагы һәркемгә мәгълүм геосәяси һәм икътисади киеренкелек тә агросәнәгать өлкәсендә берникадәр яңа алымнар, киләчәккә ышанычлы юллар табып эшләүне таләп итә. 10 апрель көнне район мәдәният сараенда узган агроикътисади конференциядә әлеге мәсъәлә кызыл җеп булып сузылды. Төгәлрәк әйтсәк,...
-
“Аҗаган” хәрби уены уздырылды
Хәсән Заман исемендәге кадет интернат-мәктәбе базасында 8 апрель көнне "Аҗаган" хәрби уены уздырылды. Алты төрдән торган ярышта 16 командада 224 укучы көч сынашты. Кадет интернат-мәктәбе командасы - I, Актанышның 1нче мәктәбе командасы - II, Әтәс мәктәбе командасы III урынга лаек булдылар. Җиңүче командага җәмгыять тәртибен саклау буенча яшүсмер-яшьләр формированиесе үзәге...
-
Паспорт өстәленең эш сәгатьләре үзгәрде
Паспорт өстәленең эш сәгатьләре үзгәрде: дүшәмбе - ял, сишәмбе һәм җомга эш сәгате 8.00-17.00, чәршәмбе - 8.00-13.00, пәнҗешәмбе - кабул итү юк, шимбә - 8.00-14.00, якшәмбе - ял. Төшке аш 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр, чәршәмбе көнне 13.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр.
-
Йөк машиналарына чикләүләр - төбәк юллары таушалмасын өчен
Бүгеннән башлап, авырлыгы артык зур булган йөк машиналарына Татарстанның төбәк юллары буйлап хәрәкәт итү тыелачак. 14 майга кадәр дәвам итәчәк әлеге чикләүләргә битараф йөртүчеләргә каралган штрафлар күләме исә шактый зур булулары белән аерылып тора. Билгеле булганча, әлеге төр чикләүләр Татарстанда һәр елны кертелә. Аларның төп максаты - юлларның вакытыннан алда...
-
Бадминтон буенча Кама аръягы лигасы уеннары
11-12 апрель көннәрендә Актанышта , бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары кысаларында, Кама аръягы лигасы уеннары булып узды. Финалга чыгу өчен Алабуга, Түбән Кама, Актаныш, Менделеевск, Мамадыш, Минзәлә, Тукай районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән барлыгы 179 яшь бадминтончы үзара көрәш алып барды. Бәйгедә катнашучыларны сәламләп, район башкарма комитет җитәкчесе Илнар...