21 апрель 2015 яңалыклары
-
Актанышта Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы уздырылачак
24 апрель көнне Актанышта җәйге спорт сезоны ачылу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы уздырылачак. Ярышларның төп максатлары булып укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәпләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру тора. Ярышлар командалы, район мәктәпләреннән һәм аграр техникумнан җыелма командалар катнаша ала. Катнашучыларның җыелу һәм...
-
21 апрель - Илебездә Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә
Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәмнәре белән тәбрик итте. -Халык сезгә һәм сезнең коллегаларга җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүне һәм үзенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү бурычын үтәүне зур ышаныч белән тапшырган. Әйтергә кирәк, дәүләт органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә җирле үзидарә...
-
“Президент белән бергә“ иҗтимагый хәрәкәте барлыкка килде
"Без булдырабыз! Без бергә!" республика форумында "Президент белән бергә" гомумреспублика иҗтимагый хәрәкәте төзелде. Ул барлык татарстанлыларны берләшергә чакыра. Татарстаныбызның киләчәк үсешенә бердәмлек белән генә ирешеп була. Бу - яшьләр активының уртак фикере. Татарстан Республикасында яшәүчеләрне бергә тупланырга, "Стратегия 2030" программасын, Президентның бүтән программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда катнашырга чакыру әлеге...
-
Кайда яшәве рәхәт?
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мал асраучыларга янә ярдәм кулы сузмакчы. 3 баштан ким булмаган эре мал асраучылар яңа терлек торагы җиткезгән очракта, 70 мең сум күләмендә дәүләт ярдәмен тоя ала. 8 һәм аннан артыграк эре мал ас-раучыларның төзелеш чыгымнары 200 мең сум күләмендә субсидияләнәчәк. Әлеге программа белән һәркем...
-
Балалар туклануы – көнүзәк мәсьәлә
Мәктәптә, балалар бакчасында балаларның көндәлек туклануын дөрес оештыру бик мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шуны исәпкә алып, март аенда район хакимиятенең икътисад, район мәгариф бүлеге һәм Роспотребнодзор оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан мәгариф учреждениеләренә рейдлар үткәрелде. Әлеге рейд нәтиҗәләре белән таныштыруын үтенеп, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге федераль хезмәтнең Яр...